+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 сентябрь 2023, 14:39

Ирләр дә елый...

Кешегә күрсәтми генә...

Ирләр дә елый...
Ирләр дә елый...

"Миңа 9 яшь булганда, безне әти ташлап китте. Ул башка хатынга өйләнде, уртак балалары булмады.
Әтигә бик ачулы идем. Мине түгел, ә әнине ташлап китүенә гарьләндем. Аны ничек күралмавымны үзенә дә әйттем.
Әмма хәзер мин дөрес эшләмәгәнемне аңлыйм. Үз балаңнан шундый сүзләр ишетүе бик авыр булгандыр. Мин - 38 яшьлек ир-егет, ике балам бар: кызга - 11, улыма - 9 яшь. Язмыш шулай хәл итте, мин дә гаиләмнән киттем. Һәм балаларны күргән саен, аларның йөзләрендә балачагымда әтигә кичергән нәфрәт хисен күрәм. Алар да мине күрә алмый сыман.
Ни кызганыч, балаларга тормышның катлаулы булуын, гаиләне, мәхәббәтне һәрвакытта да саклап калып булмавын аңлату мөмкин түгел. Әтиемнең язмышын кабатлармын дип кем уйлаган?! Иң аянычы шул: әти 7 ел элек вафат булды һәм мин аннан гафу үтенергә өлгермәдем. Вакытны кире кайтарып булса, әтигә бөтенләй башка сүзләр әйтер идем...".

Социаль челтәрләрдә килгән хат авторы, чыннан да, кызгану хисе уята. Күп вакыт якыннарыбызны югалткач кына алар искә төшә шул... Эх, кеше күңелендә ничә төрле яра һәм җөй! Һәркайсыбызда да шулай...

Фото: stylishbag.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: