+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
9 сентябрь 2023, 08:32

«Әти, эчмә, әнине рәнҗетмә...»

Зәйнәпнең дә күрмәгәне калмаган икән...

«Әти, эчмә, әнине рәнҗетмә...»
«Әти, эчмә, әнине рәнҗетмә...»

Бу хакта ул социаль челтәрдә болай язган:

«Үз хаталарыңны каян килеп чыкканын аңлый башлавы авыр. Барысын да сызып атып, ерак балачактан башлыйсы килә.

Туган йорт, бүген безнең һәркайсыбызның анда кайтасы килеп тора. Мин анда кайтыр идем, аны кочаклап, колагына «әти, эчмә, әнине рәнҗетмә» дип әйтергә. Мин аны беркайчан да нәни кыз мәхәббәте белән кочакламадым. Ул эштән кайтканда каршына беренче булып йөгерә идем, әмма бу – аның аек булу-булмавын белү өчен генә иде.

Бары тик искә дә төшерәсе килми торган өзек хатирәләр генә бар. Моны үзең генә беләсең. Бу беркемгә дә кызык түгел, бу – синең дөньяң. Үземнең дә аларны куркыныч төш кебек онытасым килә. Сез ышанасызмы моңа? Бу темага шәхси хат итеп юллагыз, сөйләшербез. Яшермәгез, һәм сезгә җиңелрәк булачак» – дип язган Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова.

Бу йөрәк авазын күбрәк ир-егетләр ишетсен иде. Араларында йөрәгенә барып кадалганнар да булыр, бәлки.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: