

"Исәнмесез, кызлар. Ирем белэн яшьтән үк орышып, талашып торабыз, эчәргә ярата, эшләми дә юньләп, гел эштән чыгаралар шуның өчен. "Эчмә" дигәнне дә аңламый, мин акчаны юк-барга туздырмыйм, экономить итәм, квартплата, кредит түлим, продуктлар алам, 2 кызыбыз бар, зур классларда укыйлар, аларга да күп кирәк хәзер. Ә "ир" дигәнем барлы-юклы акчасын да эчеп бетерә, акча тота белми, зарплата картасы миндә анысы, ну аннан файда юк. Еш кына банкка барып, картасын югалттым дип, акча алып, 3 көннән соң гына берни булмагандай кайтып керә. Гафу үтенә, ашый, эчә минем акчага. Минем туганнарым юк ярдәм-киңәш сорарга. Әнием дә карт, аны да яныма алып килә алмыйм карарга, чөнки гел тавыш чыга исерек булгач. Туйдык шундый тормыштан, квартираны сатып китәсем килә. Квартира ир исемендә, дуртебезнең дә өлеше бар, эшне нәрсәдән башларга икән? Киңәш бирегез зинһар!" - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.
Мондый очракта эшне нидән башларга? Кем шундый хәл белән очрашты? Киңәш бирик, дуслар.
Фото: onelove.su