+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 сентябрь 2023, 04:12

Балагыз сабакка төштеме?

Котлыйбыз, димәк, сез дә — беренче сыйныф укучысы!И, көттек инде бу көнне, и әзерләндек! Кемдер мәктәп кирәк-яраклары янына валерьянка да алып куйды... Ниһаять, сентябрьнең бере җитте, үтеп тә китте, инде укыйсы гына калды. Әлбәттә, беренче сыйныф укучысының әнисе булу – ул үзенә күрә бер хезмәт. Әмма моңа беркайда да укытмыйлар, аңа сабырлыгыңны, бөтен белгәнеңне учыңа кысып тотып, үзең өйрәнәсең. Алай да кайбер киңәшләргә колак салу файдага булыр.

Балагыз сабакка төштеме?Балагыз сабакка төштеме?
Балагыз сабакка төштеме?

БЕРГӘЛӘП ЭШЛИБЕЗ

Кайбер беренче сыйныф укучылары парта артына утыргач, укытучының үз янына килеп әйтүен, күрсәтеп бирүен, кулыннан тотып яздыруын көтә. Бигрәк тә балалар бакчасына йөрмәгән укучыларда күзәтелә бу. Алар укытучының: “Марат, каләмеңне ал да түгәрәк сыз”, – дип әйткәнен көтеп тора. Ә сыйныфта укытучы биремне балаларның барысына да бертигез итеп бирәчәк. Шунлыктан, баланы кушканны ишетергә һәм үтәргә өйрәтегез.
Күршедәге балаларны да чакырыгыз. Аларга төркем белән эшләрдәй биремнәр биреп карагыз. Өй эшләрен башкарганда да бергәләп эшләгез. Иң мөһиме – бирем баланың үзенә генә түгел, ә бөтен кешегә берьюлы бирелсен. Соңыннан һәр кешенең эшенә бәя бирергә дә онытмагыз.

УКЫТУЧЫ ХАКЫНДА

Беренче укытучы нинди генә таләпчән булмасын, хәтта бик үк гадел булмаса да, ул балагыз өчен “иң-иң” кеше булачак. Укытучының биремнәренә үз фикерегезне әйтеп, балагызның хәлен авырайтачаксыз гына. Нидер таләп итә башласагыз, балагыз: “Ә укытучы алай эшләмәскә кушты”, – диячәк.
Укытучы – беренче сыйныф укучысы өчен иң дәрәҗәле кеше, хәтта балагыз аның фикерен сезнекеннән өстенрәк тә куярга мөмкин. Моның белән килешегез. Укытучыны бала алдында тәнкыйтьләмәгез, тикшермәгез.
Әгәр укытучы алып килергә кушкан уку кирәк-ярагын, берәр сәбәп чыгып, әзерләп куймагансыз икән, балагызның ярсып китүенә, хәтта елавына гаҗәп­лән­мәгез. Башкалар рәсем ясаганда каләме булмау, яки хезмәт дәресенә әзерлексез килү – бала өчен зур стресс.

ҮЗЕ БАШКАРСЫН

Хәтта беренче сыйныф укучыларына да дәрес хәзерләргә туры киләчәк. Беренче көннәрдән үк аңа иң гади биремнәрне мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирегез. Аны тикшереп, янында тормагыз. Ул эшләп бетергәч, сезгә тикшерергә алып килсен. Ә сез тикшерүне мактаудан башлагыз. “Менә бу таякчыкларны бигрәк матур сызгансың. Ә менә боларын, тырышсаң, тагын да яхшырак сыза ала идең”, – кебек бәя баланы кимсетмәс.

ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

Беренче сыйныф укучысына фикерен туплау, игътибарлы булу җиңел түгел. Аның белән даими рәвештә шөгыльләнегез. Балага төрле сораулар бирегез. Аларны өйдә, урамда уйлап чыгарырга мөмкин.
Безнең ничә тәрәзәбез бар? Урындыкларыбыз ничәү? Мин башта тузан сөртәмме, әллә идән юаммы? Кичә көндезге ашка нәрсә ашадык?
Балагыз белән игътибарны арттыра торган төрле өстәл уеннары уйнарга вакытыгызны кызганмагыз.

БЕР УРЫНДА УТЫРАСЫ КИЛМИ

Дәрес буе утыру бала өчен бик авыр. Шуңа күрә булачак беренче сыйныф укучысын моңа алдан әзерләргә кирәк. Балага 20-30 минут буе утырып эшли торган биремнәр бирегез: язсын, рәсем, аппликация ясасын, ярма чүпләсен, конструктор җыйсын. Иң мөһиме – ул утырып эшләргә өйрәнсен.

ТӨЙМӘ ГЕНӘ, ДИМӘГЕЗ

Һәр алган әйберне балагыз үзе кулланып карасын. Рюкзакны, пеналны ничек ачарга, карандашны ничек очларга. Ә иң мөһиме – яңа киемдәге төймәләр, молнияләр. Бала физкультура дәресенә барганда киемен алмаштыра башласа, яңа киемдәге төймәләр аңа уңайсызлык тудырырга мөмкин. Бигрәк тә чалбардагы төймәләрне кат-кат төймәләтеп карагыз. Бала бәдрәфкә барганда авыр хәлдә калмасын.

ЙОКЛАРГА ВАКЫТ

Балагызны мәктәп режимына күчергәнсездер бит? Аны вакытында яткырыгыз, уятыгыз. “Соңгы көннәрен йоклап калсын”, дип уйлаучы әти-әниләр бик нык ялгыша. Балалар ял вакытында телевизор, компьютер артында кирәгеннән артык утыра. Моның белән һәркем килешәдер. Ә хәзер аларны бу урыннан куарга вакыт. Урамда уйнагыз, походларга барыгыз, кыскасы, хәрәкәттә булыгыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас