+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
28 сентябрь 2023, 04:42

"Мин сине яраттым, Юрий, шуңа күрә синең өйләнүеңне теләмим"

"Кара генерал" Даян Мурзинның батырлыгы гына түгел, мәхәббәт тарихы да таң калдыра.

"Кара генерал" Даян Мурзинның хәләле Надежда Ермакова турында болай дип сөйләгән: "Хатыным туры мәгънәсендә минем башыма килеп төште. Ул Белоруссиядә минем белән отрядта хезмәт итте. Моңа кадәр аны ике тапкыр Чехословакиягә ташлыйлар, ә аннан Германиягә дә планлаштыралар. Әмма немецлар аңа очарга ирек бирми һәм самолетны бәреп төшерәләр, аннан башка барысы да һәлак була. Надежда дүрт көн фашистларның борыны астында ята, бәхеткә, аны партизаннар табып, безнең отрядка алып киләләр".

Надежда Ермакова сугыштан соң Гитлерның шәхси дошманының хатыны була. Ярты гасыр буена Мурзиннар гаиләсе хөрмәт, мәхәббәт һәм татулыкта яши.

1994 елда Надежда вафат була. Аның соңгы сүзләре: "Мин сине яраттым, Юрий, шуңа күрә синең өйләнүеңне теләмим". Даян Баян улы вәгъдәсенә тугры кала һәм үз сүзендә тора: хатыны үлгәч, кабат өйләнми, аннан 20 елга якын калып, ялгызы яши. Ә йорт хуҗалыгында һәм җәмәгать эшләрендә яраткан оныгы Альбина ярдәм итә, ул бабасын төрле чараларга һәм ветераннар белән очрашуларга озатып йөри.

Бар бит ул бу тормышта аккошлар мәхәббәте...

Чыганак: "Ватандаш" журналы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас