-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
30 сентябрь 2023, 10:09

Үзе - 35, ә улы 3,7 килограмм!

35 килограмм авырлыктагы күп балалы ана ул тапкан. Хәлен белешебәзме?

Үзе - 35, ә улы 3,7 килограмм!
Үзе - 35, ә улы 3,7 килограмм!

30 яшендә 35 килограмм авырлыктагы Мария Хамматова дүртенчегә бала тапкан. Күпбалалы әни шатлыгын социаль челтәрләрдә уртаклаша.

Күпләрнең бала хәлсез туачак дип кисәтүләренә карамастан, шушы көннәрдә Мариянең 3,7 килограммлы һәм 53 сантиметрлы улы туа. Баланың исемен әнисе әлегә ачмаган.

- Иң яхшы көн. Минем батыр улым туды. Дүрт бала арасында иң зурысы. Монысы да иремнең копиясе, - дип язган ул бала тапкан көнендә.

Авырлыгы бик аз булуга карамастан, аның сәламәтлеге һәм баланың хәле яхшы.

Карама беләккә! Безнең кызлар булдыра ул!

Автор: Резида Валитова
Читайте нас