+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 октябрь 2023, 05:37

Баланы ничек тигез итеп бүләргә?..

Әле икең ике төрле телдә дә сөйләшсә, ничек аңлашырга...

Баланы ничек тигез итеп бүләргә?..Баланы ничек тигез итеп бүләргә?..
Баланы ничек тигез итеп бүләргә?..

Абхазия кешесе баласын элекке хатыныннан тартып алырга тырыша.

Туймазыда яшәүче Алия Имелгузина 2 елга якын кечкенә улы Саша үзе белән Русиядә яшәсен өчен көрәшә. Алиянең элекке ире Ярослав - Абхазия гражданы, ананың баласы белән аралашуына да каршы булган.

Гыйнварда хатын Туймазыга кайткан. Эшкә чыккан (ул - табиб-терапевт), ә Саша балалар бакчасына йөри башлаган.

Ярослав элекке хатынына күңелсез хәбәрләр җибәреп торган, ә хатын аларга игътибар итмәскә тырышкан. Ләкин берничә көн элек ир Туймазыда пәйда булган.

Ир баласын күрү сылтавы белән хатынны урамга чыгарга чакыра. Алия шул рәвешле иренең Сашаны урлавыннан курка. Икенче атна инде малай балалар бакчасына йөрми, ә Алиягә һәрвакыт эшеннән сорап китәргә туры килә.

Абхазиядәге беренче инстанция суды баланың Алия белән яшәү урынын билгеләгән, әмма Ярослав аның карарын шикаять иткән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас