Әти безне ташлап чыгып киткәндә миңа - 12, апама 16 яшь иде. Әти ул вакытта безне башка гаиләгә алыштырды, аның сөяркәсе бар иде. Бу вакытта әнигә 44 яшь иде. Әни бик чибәр, сөйкемле хатын-кыз иде. Ә без - ике эгоист булганбыз. Безнең күз алдында әти хыянәтче, безне ташлаучы бер явыз кешегә әйләнде. Шуңа да без апам белән калган гаиләбезне "саклап калу өчен" барлык тырышлыгыбызны салдык.
Әнине ошатып йөргән ир-егетләр дә булды. Аңа кияүгә чыгарга тәкъдим итүчеләр булганын да беләм. Әмма апам белән без моңа бик каршы идек. Әгәр дә әни янында башка ир-егет күрсәк тә, әни белән тупас сөйләшә, аны тыңламый башлый идек, ә теге ирне якын да китерми идек. "Әгәр дә яңадан кияүгә чыксаң, без яшәргәз әти янына китәчәкбез", - дип әйткәнем дә хәтердә. Хәзер инде безнең никадәр акылсыз булуыбыз турында сөйләп утыру урынсыз.
Моннан соң 25 ел вакыт үтте. Апам да, мин дә, әнидән чыгып китеп, гаиләләр кордык. Икебез дә хәзер бала тәрбиялибез. Әни янына елына 3-4 тапкыр гына кайта алабыз, чөнки аралар ерак. Мин шалтыратып, әни телефонын алмаса да, бик нык борчылам. Ә аның белән ни булганы белер өчен янәшәдә кеше юк. Миңа элекке кылыкларым өчен әни алдында бик оят. Шулай да бер вакыт аның ни өчен үсмер балаларын тыңлап, шәхси тормышын җайга салмавы турында сорадым. "Сез минем өчен барыннан да кадерле. Сезнең күңелегезне кырасым килмәде", - диде ул. Әни бүген ялгыз. Һәм безнең аркада гомер буе ялгыз булды. Мин бу хатамны ничек төзәтергә икәнен дә белмим.
Соңгы вакытта иремә әни яшәгән төбәккә күченеп кайтырга үтенә башладым. Билгеле, корган дөньябызны шулай тиз генә ташлап китеп тә булмый. Әнинең картлык көнендә булса да таянычы буласым килә", - дигән бер хатын социаль челтәрләрдә.
Эх, мондый хәлләр адым саен очрый шул. Кызганычка каршы, гаепне еллар үткәч кенә таныйбыз.
Фото: detkisuper.ru