+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
3 октябрь 2023, 07:35

Башта - оныгын, аннары картәтисен гаиләгә алганнар

Шулай итеп, Байбулатовлар гаиләсе кызлы да, картәтиле дә булган.

Башта - оныгын, аннары картәтисен гаиләгә алганнарБашта - оныгын, аннары картәтисен гаиләгә алганнар
Башта - оныгын, аннары картәтисен гаиләгә алганнар

Алсу һәм Геннадий Байбулатовлар -Балтач районыннан гадәти булмаган гаилә. Алар башта 4 яшьлек Каринаның әти-әнисе була, ә аннары аның картәтисен дә гаиләләренә алырга карар итә.

Өлкән яшьтәге бабакай интернат-йортта яшәгән һәм беркайчан да өй җылысы табарга өметләнмәгән. Ләкин Каринаның яңа әнисе һәм әтисе башкача булмый дип карар итәләр, чөнки ул - аларның кызларының якын туганы.

Карина Алсу һәм Геннадий гаиләсенә 2011 елда алына. Ул вакытта әле кечкенә кыз кайгыны күп күргән була. Әнисе артык күп эчүдән үлгән, ә әтисе төрмәдә утырган. Әнисе ягыннан бабасы Леонид Килбахтинович була, ләкин оныгын тәрбиягә ала алмый, чөнки сәламәтлеге начар. Шулай итеп, кечкенә Карина - приютка, ә аның бабасы Тәтешле районындагы интернат-йортка эләгә.

Тәрбиягә алган гаиләдә кызчыкны яраталар, иркәлиләр, тормыш зирәклекләренә өйрәтәләр.  Ләкин кыз картәтисен бик сагынган һәм һәрвакыт: "әйдәгез, аны да үзебезгә алыйк!" - дип сораган. Шул ук елны бабайны алып кайтканнар, дип яза "Аргументы и факты. Уфа".

Алсу Байбулатовага хәзер 55 яшь, ул колхозда бухгалтер булып эшли. Гаилә башлыгы Геннадий Иванович төньякта сезонлы эшләрдә. Балалары күптән  район үзәгендә яши, үз балаларын тәрбиялиләр һәм еш кына ата-ана йортына кайталар. Карина сөйкемле кызга әверелгән. Хәзер аңа 18 яшь, һәм ул - Бөре шәһәрендәге кооператив колледж студенты. Ул һәрвакыт шалтырата һәм еш кына әти-әнисенә  ярдәмгә кайта. Леонид Килимбаев - II гуппа инвалиды, аңа 76 яшь.

 Байбулатовларның хуҗалыгы зур: умарта, сыер һәм үгез, кош тоталар. Мул, матур тормышта яшиләр.  

Республиканың Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 119 гаиләдә «уллыкка алынган» 120 әби-бабай яши. Программа өлкәннәр өй шартларында даими кайгырту ала алсын һәм ялгызлыктан интекмәсен өчен эшләтеп җибәрелгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас