+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 октябрь 2023, 10:34

"Картларга ярдәм итү - үлемгә инвестиция ул..."

Әлеге сүзләрдән эсселе-суыклы булып киттем. Хатны сезгә дә тәкъдим итәбез, сайтыбызның хөрмәтле укучылары.

"Картларга ярдәм итү - үлемгә инвестиция ул...""Картларга ярдәм итү - үлемгә инвестиция ул..."
"Картларга ярдәм итү - үлемгә инвестиция ул..."

"Бу язмамның күпләргә ошамасын беләм, ләкин минем сүзләрдә дә хаклык барлыгына каршы килмәссез, дип уйлыйм.
Мин карт кешләрне күралмыйм. Алардан картлык исе килә, һәрвакыт зарланалар һәм безне нәрсәгәдер өйрәтергә тырышалар...

Үземнең әниемнән мәктәпне тәмамлагач та 800 чакрым ераклыктагы шәһәргә күчеп киттем. Биредә укыдым, эшкә урнаштым, тиздән кияүгә дә чыктым. Әле ирем белән 3 яшьлек улыбызны тәрбиялибез. Иремнең әти-әнисе шушы ук шәһәрдә яши. Оныклары тугач, безгә тагын да ешрак килә башладылар. Мин аларга берничә тапкыр аларның киңәшләре бүгенге тормышка туры килмәвен әйттем инде. Үземнең башым барлыгын да белдердем, әмма алар һаман нәрсәгәдер кысыла, киңәш бирә.

Хәзер иремне башка шәһәргә күченеп китәргә үгетли башладым. Ә ул, өлкәнәеп баручы әти-әнисенә ярдәм кирәклеген белдереп, карыша. Без ул картлар турында уйламасак, карьера төзүгә, бала тәрбияләүгә күпме вакытыбыз булыр иде! Ә картларны уйлау - үлемгә инвестиция кебек ул. Алар барыбыр үләчәк. Аларның хәле көннән-көн начарлана. Шулай булгач, аларга ярдәм итү дөрес булмый бит. Киләчәк турында уйларга кирәк.

Өлкән кешеләрне, киресенчә, үзләрен генә яшәтергә кирәк. Шул рәвешле алар хәрәкәтләнә, кеше белән аралаша. Ашарга әзерләргә булса да ул бит караватыннан тора, кибеткә азык-төлек артынна чыга, анда кеше белән аралашып, зиһенен тәртиптә тота. Ахирәтем, әнисе олыгайгач, аны үзе янына яшәргә үк алып килде. Карчык килгәндә үз аягында иде, акыллы итеп сөйләшә иде. Хәзер аның караваты янына кыңгырау куйганнар. Ул шуны чыңлатуга кызы йөгереп килә, бөтен йомышларын үтәргә ярдәм итә. Аннары аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә дә тиеш була ул. Менә дигән әбине "тәрбиялим" дип, тәмам авыруга әйләндерде. Әле аның акылы да элекке кебек түгел хәзер. Кызына кайчак әллә ниләр әйтә.

Өлкәннәргә биргән тәрбиягезне балаларга бирсәгез, күпкә отышлырак булыр иде, диясем килә" - дигән бер хатын социаль челтәрләрдә.

Моңа карата фикерләрегезне сез дә языгыз әле, хөрмәтле укучылар!

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас