

Бүген атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел хакимияте башлыгы Денис Ирназаровка “Гаилә һәм балаларга дустанә шәһәр” бүләген тапшырды. Муниципалитет 2022 ел нәтиҗәләре буенча дуслык индексының республика лидеры булды.
Әйтергә кирәк, бу бүләкне икенче ел тапшыралар. Иң яхшы шәһәрне алты параметр буенча билгелиләр - сәламәтлек, балалар хәвефсезлеге, балачакны яклау, мәгариф, ял итү һәм мәдәният, шәһәр мохите.
- Конкурсны республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра. Шундый бүләккә лаек булуыгызга без бик шатбыз, - диде Радий Хәбиров.