-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 октябрь 2023, 11:18

"Хәзер элекке ирем миңа килеп йөри..."

"Бәлки хәзерге хатыны бу язманы укыр..."

"Хәзер элекке  ирем миңа килеп йөри..."
"Хәзер элекке ирем миңа килеп йөри..."

"Ирем икенче хатынга киткән иде. Дәртле мужик инде, мәңге туймас. Нык кыен булды тәүдә, аннары күндем инде. Балалар үсте. Хәзер кире миңа килә, инде мин сөяркәгә әйләндем. Теге хатын белмидер инде миңа килеп йөргәнен. Кайда барырга? Күчеп китә дә алмыйм. Биредә гомер буе яшәдем бит инде, өйне дә сатарлык түгел. Кешегә сөйләргә дә оят. "Китсәң барыбер табам ди". Холкым йомшак икәнен белә инде. Эштән кайтуга бер көнне йозакны ватып кергән.
Киңәшләр көтәм сездән. Бәлки теге хатын укып, ирен бераз тыяр", - дигән хат барлыкка килде социаль челтәрләрдә.

Кайбер хатын-кызның йомшаклыгына, чыннан да, исең китәр...

Фото: pravda-nn.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас