"Миңа 22 яшь, өйләнгән ирдән балага уздым. Минем бик тә әни буласым килде. 18 яшьтә, кияүгә чыктым, ирем алкаш булып чыкты. Мәхәббәтнең күзе сукыр, дип юкка гына әйтмиләр икән. Мин бу өйләнгән ирне бер күрүдә ошаттым, яраттым, ул миннән олы, аңа 40 яшь. Балалары бар. Ул да мине яратты, миңа буләкләр генә ташып тора, ул минем янда булганда миңа шундый рәхәт. Мин балага узганны аңа әйтмәдем әле, бала минем үземә кирәк. Кеше семьясын бозарга теләмим, кияүгә дә чыгасым килми. Мин ул иргә әйтсәм, балага узганны, ике дә уйлап тормый, минем яныма киләчәк. Минем баланы тәрбияләр өчен бөтен шартлар бар. Үземнең машинам бар, фатирым 2 бүлмәле.
"Мать-одиночка" булсам, күпме тулиләр? Ай саен туләнәме? Башка пособиеләр буламы?"
Бу хатынга нинди киңәш бирер идегез? Дөрес эшлиме ул?
Фото: mykaleidoscope.ru