

Бу хакта ул "Ватаным Татарстан"га сөйләгән.
Ире Фәрит 42 яшендә өч баласын ятим итеп китеп бара. Алар бик матур гомер кичергән.
"– Без көн-төн эштә булдык. Ирем энергетик иде. Мин төрле эшләрдә эшләдем. Фермада да, ашханәдә дә хезмәт куярга туры килде. Балаларны көнозын күрми идек. Биргән тәрбия ныклы булган инде. Үзләре дә акыллы булганнар. Тормышны ярата торган балалар үстердек. Фирдүс кечкенәдән музыкага тартылды, Фирзәр авылны яратам, монда калам диде. Лилия дә бик уңган-булган булып үсте, – дип сөйли Галия апа. Тол калганнан соң Галия апа да яңадан тормыш кора. Ул ирнең дә балалары бар. Аралашып яшиләр икән. – Ирем бигрәк иртә китте. Ялгыз тормыш итүләре бик кыен иде. Маллар күп тоттым. Ирсез тормыш бик авыр булды.
Ялгызлыгын да күтәрерсең, әмма кеше янында сыңар канат булмыйм, дидем. Иптәшем белән 16 ел бергә яшибез инде. Бик тыныч, акыллы кеше. Балаларым өчен дә өзелеп тора. Бергә тормыш көтү җиңел инде ул. Балаларның һәркайсының үз гаиләсе, үз тормышы бит. Олыгайган чакта терәк кирәк, – ди ул.
Галия апа балаларын гына түгел, кияү-киленнәрен дә бик яратып сөйли. Төп йортта улы Фирзәр, килене Румия белән яшиләр икән. Шактый сөйләшсәк тә, Галия апа Румияне бер дә киленем димәде. Кызым дип кенә тора. Бәхетемә дип безнең йортка килгән бала, ди ул аны. Галия апа операция ясаткан, терлекләрне Румия карый икән. Әниләренә авыр эш эшләтмәскә тырышалар", - дип яза "ВТ"
65 яшьлек Галия апа күпләп мал тота. 5 танасы бозаулаган инде, тагын икесе тиздән сөендерәчәк. Үгезләре дә күп. 100 каз үстергән. Әле аның янына күп итеп тавыклар да алган.
Аның тырышлыгына исең китәрлек.