Балалар белән дә барысы да яхшы. Өйдә тып-тыныч, тавыш юк. Быел балаларны Төркиягә, Дубайга ял итәргә алып бардым, барысы да үзем эшләгән акчага. Казанда өчәр көн концерт куям, халык агылып килә. Элек «билет алыгыз инде» дип ялынып, төрле оешмалар буенча йөри идек. Өйдә тынычлык булмаганда, артистның энергиясе икенче була, һәм ул энергиягә халык тартылмый.
Күпләр бит инде «менә без нинди үрнәк гаилә» дип күрсәтергә ярата. Ә мин ничек бар – шулай чыгарып салдым. Әйе, хәзерге акылым белән, бәлки, алай эшләмәс тә идем. Тик ул вакытта башка чарам булмады.
Русланны инде 2 ел күргәнем, аралашканым юк. Ләкин аның барысы да яхшы икәнне беләм. Бер матур кыз белән очрашып йөри. Мин аның өчен бик шат, Русланга бары тик бәхет кенә телим", – дигән Илмира тапшыруда.