0 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 октябрь 2023, 12:11

"Ирем икенче хатынының аяк киемнәрен китерде..."

"Ул хатын моны белә микән?.."

"Ирем икенче хатынының аяк киемнәрен китерде..."
"Ирем икенче хатынының аяк киемнәрен китерде..."

"Кызлар, кинәш кирәк. Үзем язам, үзем белмим әллә көләргә, әллә еларга. Балаларның әтиләре башка хатын белән тора. Балалар әтиләренә шалтыратып, көзге аяк киеме сораганнар иде. Балаларга ярдәм итәм дип, хатынының аяк киемнәрен алып килеп бирде (яңасы да искесе дә шунда).
Моны ничек аңларга инде? Мыскыл итүме бу, әллә инде баш эшләп бетермәүме? Аның хатыны белә микән аяк киемнәре "тәпиләгәнен"?
Кызым үпкәләде, мине әти мыскыл итә, ди. Әтиләре хәлле кеше, акчасы бар. Ник алай иткәне, минем өчен бик сәер", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә. Искиткеч хәл бит бу...

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: