+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 октябрь 2023, 12:32

Ир бирмәк - җан бирмәк...

"Олыгаябыз бит инде. Кешечә яшисе килә..."

Ир бирмәк - җан бирмәк..
Ир бирмәк - җан бирмәк..

"Ирем белән матур гына гомер иттек. Ике баланы аякка бастырдык. Хәзер инде без 50нең өске ягында, олыгаябыз. Ләкин ярты ел элек ирем аерылышырга теләвен әйтте.

Башта ышанмадым. Ничек инде, гомерлеккә бергә булырга вәгъдә биргән яраткан кешем мине ташлап китә? Иң кызыгы алда булган икән. Ирем ахирәтемнең кызы белән яши башлады! Бу хәбәр барыбызны да аяктан екты. Ул балага 19 гына яшь бит әле!

Ахирәтем белән сөйләшмим, күңелем катты. Ул да кызы белән аралашмый икән. Ә бит ул бала безнең күз алдында үсте. Әти-әнисе аңа бәхетле киләчәк теләгәндер, чәчәктәй гомерен карт иргә багышлар дип бер дә уйламагандыр. Аларның да хәлен аңлыйм...

Ирем фатирны миңа калдырып чыгып китте. Хәзер бөтен акчасын яшь кызга туздыра. Бигрәк беркатлы инде ирем, ул кызга аның акчасы гына кирәк шул. Акчасы беткәч, иремне шундук ташлап китәчәк..."

Кинода гына була торган хәлләр безнең тормышта да очрый икән...

Фото: snob.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: