Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Кырмыскалы районының Кабак авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп алып, күпләргә үрнәк булып матур гомер кичерүче Фәүзия һәм Мидхәт Газизовлар белән таныштырып үтәсем килә.
Бу йортка мине урындагы мәдәният йорты җитәкчесе Халисә Әхмәтшина алып килде. “Фәүзия белән Мидхәт – тәртипле, уңган, оста куллы, ярдәмчел кешеләр. Авылыбыз тоткасы, дип кыю әйтә алам. Мәдәният йортында узган барлык чараларда катнашып кына калмый, бик нык ярдәм дә итәләр”, – диде ул.
Ерактан ук күз явын алучы күркәм йорт биредә булдыклы, тырыш хуҗалар яшәвен күрсәтеп, балкып, үзенә чакырып тора. Ә капкадан керү белән, күзләр ихата буйлап йөгерә: хуҗабикә чәчәкләр үстерергә яратса, хуҗаның алтын куллары агачтан могҗиза тудыра. Ә инде шулар арасында агач кое мәдәният йорты өчен ясалган икән. Әйткәндәй, Газизовлар – Халисә Әхмәтшина оештырган “Илсөяр” татар фольклор ансамбле әгъзалары. Авылда һәм районда узган чараларда Мидхәт Габдрахман улын гармуны белән еш очратырга мөмкин. Агач кое янына килеп баскач, авылдашы – мәдәният йорты җитәкчесе белән тагын бер кызыклы проект турында сөйләп үттеләр – борынгы чишмәне тергезү уе белән яналар.
– Әниләребез шул “Чишмә чокыры” дигән урыннан чөгендер басуына йөриләр иде. Без бәләкәй чакта чишмәсе дә бар иде. Менә шул урынны эзләп таптык һәм казып карадык – суы бар. Димәк, тергезергә мөмкин, – ди Мидхәт абый.
Ихатадагы матурлыкка соклана-соклана йортка үттек. Заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклары булган йортны Газизовлар төп нигездә тергезгән. Аның эче көннең кояшлы булуыннан гына түгел, ә оныкларның шат авазларыннан тагын да якты, нурлы булып тоела. Ике уллары да шушы авылда төпләнгән, үз йортлары белән яшиләр, шулай да туып-үскән нигезгә юлны суытмыйлар: көн саен килеп, ярдәмләшеп китәләр, нәнәй пешергән тәмле ризыклар да үзенә чакырып тора.
Килен каенана туфрагыннан, дигәннәре дә бик дөрес икән. Табын әзерләп йөрүче яшь хатынны күргәч, иң тәүдә, кызларыдыр дип уйлаган идем, шулкадәр охшашканнар Фәүзия апа белән. Килене булып чыкты. Менә шулай, балалар бәхетенә, оныклар шатлыгына күмелеп, бүген дә күпләп мал асрап, зур бакча үстереп, авыл тормышында да актив катнашып, бик тату гомер итә Газизовлар.
Кабак авылында туып-үскән Мидхәт бәхетен читтән эзләми. Урындагы мәктәпне тәмамлау белән Ляховодагы училищеда ике ел тракторчы һәм шофер белгечлекләрен үзләштерә һәм туган колхозына эшкә кайта. Армия хезмәтеннән соң, шунда ук эшен дәвам итә. Күпмедер вакыттан урындагы кирпеч заводына күчә. 44 ел хезмәт стажы туплап, хаклы ялга чыга.
Фәүзия Хәмит кызы – тумышы белән Илеш районыннан. Уфа шәһәрендәге һөнәрчелек училищесын тәмамлагач, бергә укыган Кабак авылы кызлары белән кирпеч заводына эшкә килә. Шунда очраша да инде ике яшь йөрәк. Мидхәт ул вакытта колхозда эшләп йөргән була, кызны күреп, гашыйк була һәм шул чордагы йола буенча урлап алып кайта.
– Күргәнем булса да, исемен дә белми идем. Менә шулай кияүгә чыктым мин, – ди Фәүзия апа, 45 ел элек булган вакыйгаларны искә алып.
Егетнең әти-әнисе алдан бернәрсә белмәсә дә, шунда ук абайлап алалар. Киленне йоласына туры китереп, мендәргә бастыралар. Шул ук кичне авыл мулласын чакыртып, никах та укыталар.
– “Мин риза түгел” дип кычкырып карасам да, ишетеп тә бирмәделәр. Шулай калдым инде, кайтып китәргә ярамый, сүзе булыр дип курыктым. Ләкин, Аллаһка шөкер, бик матур яшәдек, – ди Фәүзия апа.
Хәзер инде күптән хаклы ялда булсалар да, Газизовлар һәрвакыт кеше арасында. Авыл җирендә йорт-курада да эш җитәрлек. Күпләп мал асрыйлар, печәнне дә үзләре әзерлиләр, моның өчен барлык техникалары бар.
Хуҗабикә аш бүлмәсендә, бакчада мәш килсә, хуҗаның яраткан мавыгуы – агач белән эш итү. Әйткәндәй, бу һөнәр аңа әтисеннән күчкән. Кечкенәдән чана, дуга, көянтә кебек әйберләрне бергә ясаганнар. Бүген дә останың кул эшләренә ихтыяҗ бар. Көянтә, сандыкларны туйларга сорап ясаталар. Картәти үзенең ике оныкасына да бирнә сандыклары әзерләп куйган.
Ә ике оныгы картәтисеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Бу һөнәрне дә Мидхәт абый 6-7нче сыйныфларда укыганда, авылның оста гармунчыларына карап, үзлегеннән өйрәнә. Ә бүген ул авыл һәм районда узган чараларны гармун моңнарына күмә.
Газизовлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Бу бәхетнең сере, беренче карашка, бик гади: “Бер-береңне аңлап, кирәк чакта сабыр булып, яратып, кешене ничек бар, шулай кабул итеп яшәүдә”, – дип исәпли алар.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.