"Ирем гаиләдә бер генә бала булып үскән. Билгеле инде, үз-үзен бик тә ярата. Ә минем энем һәм сеңлем бар. Бер-беребезне яратып өйләнештек. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде. Ирем төскә-биткә дә бик чибәр, матур итеп сөйләшә. Гашыйк булмаслык түгел иде шул. Тормыш юлдашы итеп мине сайлагач та бик күп кызларның йөрәге янгандыр.
Матур гына яши башлаган кебек идек. Тиздән кызыбыз туды. Тик ирем хатын-кызга булган артык кызыксынуын онытмады. Эштән эчеп кайткан чаклары да ешайды. Яши-яши аның ике-өч көн югалып торулары да гадәткә әйләнеп китте. Берсендә ул кыйнаганнан соң дәваханәгә эләктем. Гомумән, мин күргәннәрне сөйли башласаң, исең китәрлек. Яхшы гына урында эшлибез. Тормышыбыз да җитеш. Тик иремне күралмас хәлгә җиттем. Аның хыянәте турында еш ишеттерәләр, атналар буе эчеп йөри. Ничек үзен эшеннән кумыйлар? Өстә утыручыларга ярый белә, күрәсең.
Без аның белән икебез ике бүлмәдә яшибез. Шөкер, өебез зур. Аш-су бүлмәсендә генә очрашабыз. Башка гаиләләр кебек бергәләп каядыр барган, ял иткән дә юк безнең. Аннан аерылып китсәм, балаларны берүзем кеше итә алмам, дип куркам. Хәзер инде ике кызыбыз үсеп китә. Аннары, әни дә һәрвакыт түзәргә кушты. Артык сабыр һәм дәшмәс булганга ирем дә мине хөрмәт итмидер инде.
Кайвакыт иремне күралмавымнан үзем куркам. Ярсыган чагымда берер нәрсә эшләтеп куярмын кебек. Ул бит исереп йоклаганда берни дә сизми. Әле ярый кыз балалар тудырдым. Мондый кешенең нәселен корытырга кирәк. Башка хатын-кыз мин күргәннәрне күрмәсен".
Менә шундый хатларны укыгач, күңелләр әрни. Кыз балаларны сабыр булырга өйрәтеп, әллә ялгышабыз микән без?..
Фото: krasivoe-foto.ru