"Киңәшләшер кешем булмаганлыктан сезгә язам, чөнки хатыным да мине аңламый. Кызым кияүгә чыгарга тели. Ә мин моңа каршы. Аның егетен әйтер идем инде. Эшләми, беркайда да укымаган. Ул минем кызымны тулай торакка алып кайтачакмы? Җитмәсә, кызым авырлы да икән әле... Мин армиядән кайткач, үз фатирымны үзем эшләп алдым. Аннары өйләндем. Хатын белән шәһәр читендә зур гына өй төзеп чыктык. Машинабыз бар, яхшы гына урында эшлим. Барысын да үз көчем белән булдырдым. Ә бу егеттә бер хыял-максат та юк! Сөйләшеп карадым, ирләрчә фикерли дә белми ул. Кызым университет тәмамлады. Яхшы гына эш таптым, шунда урнашырга тиеш иде. Ә ул хәерчелек үрчетеп ятарга тели.
Мин аларның туйларына туганнарымны чакырырга да оялам. Шундай "ярымир" өчен үстердеммени мин аны?! Йөклелекне өзәргә куштым. Кызым каршы. Хатыным да кызым яклы. Аларга акча бирергә куша... Мин иртәдән-кичкә кадәр шул егет өчен эшләп мал җыйдыммени? Тырыш егет булса, аның хәерчелегенә игътибар итмәс идем. Юк бит, эш тә эзләми ул. Йөклелекне өзеп, эшкә урнашып, бу адәм актыгын онытса, менә дигән егеткә кияүгә чыгар иде ул. Үзе бик акыллы, чибәр бит кызым. Дөньям җимерелгән кебек. Ничә еллар кызым өчен тырыштым бит мин", - дигән бер ир социаль челтәрләрдә.
Сез ничек уйлыйсыз? Бу ир хаклымы?
Фото: bashinform.ru