+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
7 ноябрь 2023, 12:20

44 бала тудырган хатын ничек яши?

Соңгы баласына йөкле вакытында аны ире ташлап киткән.

44 бала тудырган хатын ничек яши?
44 бала тудырган хатын ничек яши?
Угандадан Мәрьям Набатанзи Бабирье - иң күпбалалы хатын-кыз. Ул 44 бала тудырган һәм дөньяга "Уганда анасы" буларак билгеле.

Аның язмышын бәхетле дип атау кыен. Әнисе гаиләсен ташлап китә, Мәрьямне, аның абыйларын һәм апаларын әтисе белән калдыра. Үги әнисенә дә артык авызлар кирәкми, һәм Мәрьямне аңа 12 яшь булганда 40 яшьлек иргә кияүгә бирәләр. 13 яшендә ул беренче тапкыр игезәк балалар таба, аннары тагын игезәкләр һәм тагын...

Ачыкланганча, хатында сирәк очрый торган генетик аномалия: Мәрьямнең һәр йөклелеге күпбалалы була. 36 яшькә кадәр хатын 15 тапкыр бала тудырган: 4 тапкыр — игезәк, 5 тапкыр — өч, 5 тапкыр - дүрт игезәк һәм соңгы тапкыр гына бер бала дөньяга килгән. Нәкъ соңгы йөклелегендә зур гаилә башлыгы әйберләрен җыеп качкан.

Хәзер Мәрьям - 38 балалы ялгыз ана, аларның алтысы сабый чакларында үлгән. Хатын бу кадәр кешене ашату һәм кеше итү өчен теләсә нинди эшкә керешә: прическалар ясый, заказ буенча киемнәр тегә, шифалы үләннәр җыя һәм алардан җыемнар әзерли.

Мәрьям балалары үзеннән бәхетлерәк булыр һәм үзләре өчен дә, шул ук вакытта аның өчен дә яхшырак тормыш алып барыр, дип өметләнә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: