"Кайчандыр минем кияүгә бик чыгасым килә иде. Матур гаилә корып, ирем белән балалар үстерү хыялы белән яшәдем. Һәм бер көнне мин ул егетне очраттым, аңа бик нык гашыйк булдым. Ансыз яши алмам кебек иде. Күпмедер вакыт безгә вакытлыча аерылышып торырга туры килде. Анда да үләр чиккә җиттем. Ул кайткач, без өйләнештек.
Матур итеп яшисе иде дә бит, ирем туйдан соң үз холкын күрсәтә башлады. Эчте, кунарга кайтмаган чаклары да күп булды. Мин моны әти-әнигә белгертергә оялдым. Алар болай да мине шушы яшемә кадәр үстергән, алар янына кайту оят иде. Ә фатирыбыз иремнеке иде. Кул күтәргән чаклары да аз булмады. Бераздан мин авырга уздым. Улыбыз туды. Аннары икенче балага гомер бирдек. Ә мин шул рәвешле яшәүне дәвам иттем. Әле алай гына да түгел, көнләп тә үзәккә үтә иде. Әти-әни янына китсәм дә, 5 минут саен шалтыратып, кайда икәнлегемне сорашып тора. Кибеткә дә вакыт белән генә чыгара. Ахирәтләр яисә ниндидер матурлык салонына бару турында уйга кертергә дә курка идем.
Шулай 20 ел узып китте. Инде балалар да үсте. Бүген инде концертларга, киноларга да йөрим. Әмма иремә булган нәфрәт һаман югалмый. Әйе, хәзер инде ул элекке кебек эчми. Балалар чыгып китте. Кичләрен эштән соң өйгә кайтасым, аны күрәсем килми. Уйлап карасаң, ул кадәр карт түгел әле мин. Аерылышырга балалардан оят.
Шулай яшим. Язмышыммы бу? Әллә йомшак холыклы булуымның нәтиҗәсеме?"
Гөлия Гәрәева фотосы.