+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 ноябрь 2023, 05:23

"Бер бәхетең булмаса булмый икән ул..."

"Башта ятимлек... Аннары усал бианай... Хәзер ир..."

"Бер бәхетең булмаса булмый икән ул...""Бер бәхетең булмаса булмый икән ул..."
"Бер бәхетең булмаса булмый икән ул..."

"Гомерем буе әни җылысы турында хыялландым. Үз әнием миңа 7 яшь булганда үлеп китте. Әтием эчә иде. Абыйлар зур класста укыйлар иде. Идән ю, ашарга пешер, чалбарны үтүкләп бир. Ә минем уйныйсы килә. Кер юа белмим. Агармый. Көч җитмәгәндер инде. Чалбар стрелкаларын да җиренә җиткерә алмый идем. Ул чакта бит автомат машиналар юк. Малюткасы да юк иде. Шулкадәр туеп үстем шул эшләрдән. Ашарга пешерергә бик авырлык белән өйрәндем. Күрше апага йөреп, сыер саварга өйрәндем. Таң тишегеннән көтү куарга уяталар. Сыерсыз булмый. Әй йокы тәмле, әй торасы килми. Нишләп берәр апам булмады икән дип елыйм... Әтием эчә-эчә үлеп китте. Мин яхшы укыдым. Үз көчем белән пед бетердем. Абыйлар өйләнде. Берсе авылда калды. Берсе шәһәргә китте. Мин гел хыялландым. Булачак ирем бөтен хатын-кыз эшен эшли белә торган булсын иде дидем.

Шундый кеше очрады да. Кер дә юа, чистоплотный. Ашарга да пешерә. Олырак миннән. Бер ай очрашып йөрдек тә кияүгә чыктым. Туйлар булмады инде. Минем яктан бирүче юк. Ирем ягы да бай түгел. Ладно хет квартирасы бар. Менә шул никах көненнән минем өчен тәмуг башланды. Иремнең аждаһа кебек ажгырып торган әнисе бар иде. Мине ничек кенә мыскыл итмәде. Кайтыр җир юк бит. Абыйның үз тормышы. Икенче абый еракта, башка шәһәрдә. Аларга әйтергә ояла идем. Ирем башта мине яклап килде. Түз инде, игътибар бирмә, дип. Без сине пропискага керттек, хәерче, кеше ясадык дип кычкыра иде каенана. Гарьләнеп елый идем. Ирем эчеп өйгә кайтмаганда, минем белән нормально сөйләшә. Ир айныгач котыра башлый иде. Хәер балаларны яратты. Аларны караша иде. Ләкин миннән булдыра алганча көлде. Каенана үлеп киткәч, әзрәк тын алырмын дип уйлаган идем. Юк икән. Ирем үлеп эчә башлады. Кайта. Туздыра. Ә мин ике бала белән кая барыйм? Тотарга акча юк. Тели белсәң генә теләк. Уңган, булган, бөтен хатын-кыз эшен эшли. Тик ни акча юк, ни рәтле ир чырае юк. Үзем тырыша -тырмаша эшли башладым. Репититор булып киттем. Балалар, Аллага шөкер, энәдән-җептән төшкәнне кия. Кружоклар. Нәрсә кирәк, бөтенесен ала алам. Бар бәхет эштән булган икән. Инде үстеләр. Аллага шөкер. Ә ир чүпрәккә әйләнде. Аз акча эшлим димәде. "Я зарабатываю!" Бөтен сүзе шул. Җитәме, юкмы, анда эше юк. Ә әйбер ала башласаң, гел кыйммәтле кирәк, күп кирәк. Җыя кием, җыя әйбер. Өйдә борылыр урын юк. Аңа тимә, моңа орынма. Идән юма, савыт-сабага тимә. Хет ела, хет көл. Менә шулай да була икән, кызлар".

И, бу язмыш...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас