+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 ноябрь 2023, 04:12

Гаризалар кабул итү дәвам итәчәк

Бөтенрусия конкурсының Күзәтчелек советы "Бу - бездә гаилә" чарасына гаризалар тапшыру кампаниясен 2023 елның 18 декабренә кадәр озайту турында карар кабул итте.

Гаризалар кабул итү дәвам итәчәкГаризалар кабул итү дәвам итәчәк
Гаризалар кабул итү дәвам итәчәк

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурсны эшләтеп җибәргәннән бирле 500 меңнән артык гариза бирелгән. Көн саен 7-8 мең тирәсе яңа анкета керә. Шул ук вакытта Күзәтчелек советына русиялеләр башта 4 ноябрьгә кадәр чикләнгән заявкаларны кабул итү срогын озайту үтенече белән ешрак мөрәҗәгать итә башладылар.

"Русия Президенты Владимир Владимирович Путин, 1 сентябрьдә "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасында яңа проект - гаилә конкурсын эшләтеп җибәрү турында укучылар белән очрашуда игълан итеп, бу платформаның иң киңкүләм проекты булачак, диде. Ул, һәрвакыттагыча, хаклы булып чыкты. Конкурсның Күзәтчелек советы әгъзаларына бик күп кеше мөрәҗәгать итте, хәтта гариза бирергә дә өлгермиләр.

Гариза җитди - гаиләнең өч буыныннан гаилә командасын җыярга кирәк, ә кайвакыт төрле буын гаилә әгъзалары төрле шәһәрләрдә яши. Совет бу күпсанлы мөрәҗәгатьләрне игътибарга алды һәм 4 ноябрьдә гаризалар кабул итүне туктатмаска карар кылды", - дип хәбәр итте Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко.

«Бу - безнең гаилә» конкурсында катнашуга илнең барлык 89 төбәгеннән 90 меңнән артык гаилә командасы теркәлде. Башкортстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында катнашырга теләүчеләр саны буенча алда бара.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас