+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 ноябрь 2023, 11:03

"Ирләр еламый. Шулай да..."

"Гаиләмне югалтсам, яшәүнең мәгънәсе калмаячак".

"Ирләр еламый. Шулай да..."
"Ирләр еламый. Шулай да..."

"Ир кеше зарланмый. Әмма безнең дә күңел кайчак тула.
Хатын белән 12 ел яшибез. 10 яшьлек улыбыз бар. Бик яратышып өйләнештек. Матур гына яши башлаган идек. Ипотекага фатир сатып алдык. Бер бүлмәле булса да үзебезнеке бит. Шул вакытта мин эшсез калдым. Хатын әле анда бала белән өйдә утыра иде. Акча җиткереп булмый, әле ярый хатын балага пособие ала. Инде эш таба алмагач, мин таксида йөри башладым. Таксисит булуның барлык кыенлыкларын язып тормыйм. Төнлә исерек кешеләрне йөртү, аларның йомышын үтәү һәм башкалар минем дә җанга бик тия иде. Түздем. Тик бер көнне авария ясадым. Үзем гаепле. Рульдә йоклап киткәнмен. Тәүдә хатын минем яклы кебек иде. "Ярый әле исән калгансың, диде". Машина булмагач, таксига чыга алмадым. Әлбәттә, акчага бик интектек. Әле тегендә, әле монда эшләргә тырыштым. Бала да бераз үсте, аны балалар бакчасына бирдек. Хатын эшкә чыкты. Әкренләп булса да, тормыш җайланган кебек иде. Хатынның икенчегә бәби алып кайтасы килде, әмма мин дә, ул да яңадан шул хәлләргә кайтасы килми.

Шулай да кешечә яшисе килә бит. Инде мин дә эшкә урнаштым. Хезмәт хакым уртача. Хатынның зуррак фатир аласы килде. Алдык без аны. Ремонтсызны карадык, очсызрак булсын өчен. Ремонт та озакка сузылды шул. Йә акча җитми, йә вакыт...

Кыскасы, хатын аерылышырга теләвен әйтте. "Мондый тормыштан туйдым, кешечә яшисем килә", - ди. Ә мин аны бик яратам. Ул исә шушы проблемалар аның хисләрен сүндерүен әйтә. Әгәр дә ансыз һәм улсыз калсам, миңа тормышның мәгънәсе үк югалачак. Шул ук вакытта, аны да аңлыйм. Эх, бу тормыш ни өчен шулкадәр катлаулы икән?.."

Бу иргә нинди киңәш бирер идегез?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: