+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 ноябрь 2023, 14:20

Кечкенә Нуриман өенә кайтты!

Республика Перинаталь үзәгендә 250нче яңа туган сабый теркәлгән. Бу хакта Башкорстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрдә матур пост урнаштырган.

Кечкенә Нуриман өенә кайтты!Кечкенә Нуриман өенә кайтты!
Кечкенә Нуриман өенә кайтты!

“Ул кечкенә Нуриман булды. Гөлчәчәк Бүләкова гаиләсендә бу инде өченче малай һәм аның перинаталь үзәктә туган икенче баласы. Сабый 22 ноябрьдә туды, авырлыгы 2800 грамм һәм буе 51 сантиметр тәшкил итә. Табиблар әйтүенчә, йөклелек катлаулылыкларсыз узган, малайның дөньяга килүе җиңел булган.

Республика перинаталь үзәге табибларына һәм медицина хезмәткәрләренә яшь ата-аналар һәм яңа туган балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз һәм хәстәрлегегез Башкортстандагы гаиләләрнең тормышын яктырак һәм хәвефсезрәк итә.
Бүләковлар гаиләсен яңа туган Нуриманның перинаталь үзәктән өенә кайтуы белән котлыйм һәм барысына да бәхетле һәм сәламәт тормыш телим! Бу фәрештә сезнең өегезгә күп шатлык һәм иминлек китерсен”, - дип язган Максим Забелин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас