Әниләр көне, Әниләр бәйрәме алдыннан балалардан игътибар арта, шуңа да күңел нечкәрә. Иң кадерле хатирәләр дә шундый көннәрдә кабат яңара.
Кызымның теле ачылгач та, учын колагына куеп, имеш, телефоннан кем беләндер сөйләшә башлады:
"Кызым, хәлләр ничек, әле син кайда, нишлисең?.." Башта уен дип уйланса да, соңрак бу хәлләрнең көн дә кабатланганын күреп, сорарга булдым:
- Кызым, кем белән сөйләшәсең?
- София белән инде, ул бит әле күктә яши.
Мөмкин кадәр тынычлык сакларга тырышып, имеш, мин дә моны күптән беләм, дигәндәйрәк кыяфәт чыгарып, дәвам итәм:
- Аңа телефонны кем бирә соң?
- Картәти инде! Ул әле анда аны карап тора. Вакыты җиткәч, монда төшерә. Сине дә миңа күктән ул күрсәтте. Урамнан китеп бара идең, картәти әйтте: "Әнә, синең әниең, тиздән син аның янына төшәчәксең". Минем шунда ук синең янга барасы килгән иде дә бит, картәти: "Вакыты җиткәч барырсың", - диде. София да вакыты җиткәч безнең янда булачак.
...Бу хәлләр бераз онытыла төшкән вакыт иде, инде биш яшьләр тирәсендәге кызым белән төнге самолетта Төркиягә очканда София мәсьәләсе тагын калыкты. Ничегрәк әле! Кызым самолетны туктатуны таләп итеп тавыш чыгарды. Имеш ул аның Софиясен уята, ул бит әле генә нәкъ шушы болытларда йокыга талган... Ялга баручыларны да уятмас өчен, стюардесса белән ярыйсы гына тырышырга туры килде.
Күкләрдән карап торып, нәкъ безне сайлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, балакайлар. Безнең газизләребезне саклый гына күр берүк, Картәти!
Автор фотосы.