+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 декабрь 2023, 10:01

Ялгыз булуына ышанмыйлар

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдә күңеленә тигән сорауга җавап биргән.

Ялгыз булуына ышанмыйлар
Ялгыз булуына ышанмыйлар

Ире Линар кинәт вафат булгач, ул йөрәгенә башка ир затын кертмәве күпләргә сәер тоела икән.

«Бу – соңгы вакытта миңа иң еш бирелә торган сорау һәм җавап. Күпләрне нәрсә шаккаттыра һәм шулай булуына ышанырга комачаулый икән? Кешеләр мәхәббәткә, тугрылыкка ышанудан туктаганмы? Кирәк булган өчен генә ниндидер мөнәсәбәтләр кору мөмкин булмавына ышанмыйлар. Кемгә кирәк? Нәрсә өчен?

Минем өчен хисләр һәрвакыт беренче урында булды һәм булачак! Әгәр ул юк икән, автомат рәвештә икенчесенә ихтыяҗ юкка чыга. Миңем җавапка кешеләрнең ышанмавы шаккатыра һәм елмаерга мәҗбүр итә. Минем өчен бер генә җавап: күпләр мәхәббәткә, чиста хисләргә ышанудан туктаган. Мин ышануымны дәвам итәм.

Әгәр сез ир-атлар турында икән, мин үзем генә. Аллаһка шөкер, минем балаларым, туганнарым, хезмәттәшләрем, минем мин бар. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләм бар. Шулай итеп, мин үзем генә түгел…

Һәм мин – бик бәхетле хатын-кыз!» – дип язган җырчы.

Адәм балаларының иң күркәм сыйфаты - менә шундый сабырлыктыр, күрәмсең.

Фото: Айгөл Бариеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: