+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
4 гыйнвар 2024, 17:06

Гаилә белән уйныйбыз һәм бүләкләр отабыз!

Русиядә киләчәк "Гаилә елы" хөрмәтенә «Бөтен гаилә» дигән зур проект дәвам итә. Атнага бер тапкыр проектта катнашучы гаиләләр гади биремнәр үтә һәм бүләкләр ота ала. Бу атнаның биреме нинди?

Гаилә белән уйныйбыз һәм бүләкләр отабыз!Гаилә белән уйныйбыз һәм бүләкләр отабыз!
Гаилә белән уйныйбыз һәм бүләкләр отабыз!

Биремнәрнең фотоларын VK һәм ОК социаль челтәрләренә #всейсемьей һәм #всейсемьей02 хештэглары белән кую мотлак. Иң актив 100 гаилә өчен конкурс оештыручылары Русия буенча сәяхәт әзерләгән.

Һәр ай саен оештыручылар проектта катнашучылар өчен бүләкләр уйната. Март ахырында иң актив гаиләләрне аерым һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Яңа бирем: бу юлы оештыручылар катнашучыларга Яңа елны гаиләләре белән ничек бәйрәм иткәннәрен сөйләргә тәкъдим итә. Нәрсә эшләргә кирәк?

1. Проектта теркәлергә

2. Гаилә белән Яңа елны ничек каршы алган фотоларыгызны #всейсемьей һәм #всейсемьей02 хештэглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз.

27 гыйнварда оештыручылар катнашучы гаиләләр өчен чираттагы бүләкләр таратачак! Проектта катнашыгыз!

Өстәмә мәгълүматны проектның сайтында табарга була.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас