+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 гыйнвар , 11:12

"Мөгезле хатын" булырга теләмим..."

"Аерып алдым мин аны хатыныннан... Әмма бергә яши алмадык".

"Мөгезле хатын" булырга теләмим..."
"Мөгезле хатын" булырга теләмим..."

"Дөньяда һәрнәрсә парлап яратылган", диләр. Алай җиңел генә булса икән ул! Парың да кем генә булмаска мөмкин. Әллә ул синең ярың, әллә башканыкы?.. Сораулар күп, җавапны белүче юк. Чираттагы хат авторын да шушы сораулар борчый.

"Без танышканда миңа – 26, аңа 46 яшь иде. Өйләнгән, балалары юк. Бәлки, шуңа да хатыны белән мөнәсәбәтләре какшагандыр, мәхәббәтләре нык булмагандыр инде.

Тора-бара аның ике арада йөрүенә ачуым килә башлады. “Я - мин, я - хатының”, дип, икебезнең беребезне сайларга куштым. Һәм, беләсезме, ул мине сайлады! Хатынын ташлап, минем фатирга күченеп килде. Очрашып кына йөргәндә – бер хәл, ә менә бергә яши башлагач, кыен икән ул. Көн дә бәхәс, көн дә талаш башланды. Мин яшь булгач, акыл өйрәтергә тырышты. Ләкин мин – мөстәкыйль, акыллы кеше, миңа андый тәрбияләүләр кирәкми. Кыскасы, безнең холыклар туры килмәде.

“Хатының кебек булмаячакмын! Ошамаса, чыгып кит!” – дигәч, киемнәрен җыеп, хатыны янына кайтып китте. Хатыны гафу иткән, кире кабул иткән аны. Әмма бер атнадан соң ул, чемоданын күтәреп, тагын миңа килде.
Мин дә керттем, чөнки сагынып өлгергән идем үзен. Бер ай тирәсе яшәгәннән соң, барысы да яңадан кабатланды. Тагын хатынына китте, тагын хатыны кичерде. Ә мин телефон номерымны алмаштырдым да, фатирымны сатып, башка җирдән яңа торак алдым. Яңа тормыш башларга теләдем.

Тик барыбер аны сагындым, ул җитмәде. Ә бервакыт ул шалтыратты, белмим, номерымны каян алгандыр. Башта бик тыйнак кына сөйләште, хәлләремне сорашты. Аннары сагынуы турында әйтте. Мин дә сагынам, ләкин шул ук вакытта бер түбә астында яши алмаячагыбызны икебез дә беләбез. Озак кына сөйләшкәннән соң, сөяркәләр булып калырга килештек. Тик хатыны, барысын да белеп алып, аерылышырга гариза бирде, болар законлы рәвештә аерылышты...

Хәзер ул да ялгыз, мин дә ялгыз яшим. Көн саен очрашабыз да үз фатирларыбызга кайтабыз. Күбегез мине кеше гаиләсен җимерүдә гаепләр. Шулайдыр. Әмма "мөгезле хатын" булганчы, сөяркә булуың яхшырак дип уйлыйм".

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: