+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 гыйнвар , 10:00

Яраланган аккошны пары калдырып китми. Кешеләр дә шулаймы?

Борай районы үзәгендә яшәүче Фәнзил абый Бакиров 43 ел сырхау хатынын тәрбияли.

Яраланган аккошны пары калдырып китми. Кешеләр дә шулаймы?
Яраланган аккошны пары калдырып китми. Кешеләр дә шулаймы?

Дөрзия апа белән алар 1968 елда таныша. Яңа гына югары белем алган егетне авылга эшкә юллыйлар, кыз исә монда эш башлаган була инде.

Беренче караштан мәхәббәт була ул. Танышканның өченче көнендә алар бергә булырга дигән карарга киләләр. Гомер буе күтәреп йөртергә, үлгәнче бергә булырга дип ант сулары эчмиләр, әмма тормышта нәкъ шулай килеп чыга. Дөрзия апаны 32 яшендә генә авыр чир урынга ега. Япь-яшь ир өч баласы, чирле хатынының бердәнбер терәге булып кала. Авыл тормышы - бакчасы, мал-туары бар... Барлык мәшәкатьне дә күтәрә Фәнзил абый.

Беркем белән дә чагыштырасы килми аны, чын ир-егетнең күләгәсенә дә тап төшерәсе килми. Әмма шуны әйтеп китмичә булмый, әгәр гаиләдә чирле бала туса, сау-сәламәт хатыннарны ташлап киткән ирләр илдә 85 проценттан артык диләр.

Бүген Бакировлар гаиләсе парлы тормышта җайлы гына яшәп ята. Йортта күз карашын иркәли торган пөхтәлек, тәрәзә төпләрендә, ишек алдында гөлләр чәчәк ата, бакчада җиләк-җимеш уңган. Балалар кайтып тора, көн дә шалтыратып хәл белә. Барысы да - Фәнзил абый тырышлыгы. Ә үзе бу хакта беләсезме ни ди ул?

- Безнең тормышта барысы Дөрзиям акылы белән эшләнә, мин аның аяклары гына!


Кырык елдан артык урында яткан сырхау хатынның дәрәҗәсе шундый югары, аңа булган сөю шундый кайнар монда.

...Бервакыт Кандракүлдә аккошлар гаиләсендә әнкә кош яраланган әткә кошны каравы, моның өчен бала чыгарган күлдән очып килеп йөрүе турында язган идек. Бәхеткә, кош сәламәтләнде, гаилә җылы якка бергә очып китәчәк. "Их, кешеләр арасында да шундый мөнәсәбәтләр турында да язарга иде", - дигән идек. Менә бит, сукырның теләгәне ике күз, дигәннәре дөрестер! Күпләрнең күңел күзләре дә ачылып китәр, борын төбендәгесен генә түгел, офыклар артындагысын да күрә башларбыз дигән өмет тә юк түгел...

 

Фото: гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: