"Булачак хатын белән уртак дустыбызның туган көнендә таныштык. Яшь идек, дәртле идек. Ярты ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Башта барысы да әкияттәге сыман иде: эштән кайтуга – тәмле кичке аш, төнлә - туйганчы яратышулар...
Бу рәхәт көннәр озакка бармады. Балабыз тугач, барысы да үзгәрде, мин икенче планга күчтем. Ике арадагы дәрт суынып юкка чыкты. Сөешүебез дә тиз генә, коры гына була иде. Шулай ике ел яшәгәч, икенче балабыз дөньяга килде. Хатынның миңа бөтенләй игътибары җитми башлады. Ләкин, бернигә дә карамастан, хатынымны яраттым. Балалар үскәч, барысы да үз урынына кайтыр дип өметләндем.
Икенче сөйгәнем белән очраклы гына таныштык. Күзләр очрашкач та арадан ниндидер очкыннар узды. Аның янында үземне кирәкле итеп тойдым, ул мине яшәтте, барысын да бирде – назын да, мәхәббәтен дә, игътибарын да. Аның өчен таулар күчерергә әзер идем. Әлбәттә, гаиләле булуым аңа ошамады, аның белән генә яшәвемне теләде. Тик мин гаиләмне беркайчан да ташламаячакмын, бу хакта үзенә дә әйттем.
Киңәш бирегез әле, зинһар! Минем бәхетле булып яшисем килә. Хатыным белән балаларымны бик яратам. Сөяркәмне дә ташлый алмыйм, аның янында үземне чын ир итеп хис итәм, аңа тартылам. Ике арада йөрү дә тәмам туйдырды. Андый яшьтә түгел бит инде мин. Хатын да сизенә башлады бугай".
Фото: stock.adobe.com