Үткәнгә әйләнеп карыйм да: "Күрсәтте, ичмасам, бу язмыш" - дип уйлыйм... Әле алда ниләр буласын бер Аллаһ белә. Аннары башка кеше турында уйлыйм, аннары икенчесе турында... Уйлап карасаң, алар миннән дә күбрәкне күргән... Һәркемнең язмышы - язылмаган китап. Яшь кызның бу хатында да әнисенең язмышы чагыла. Хат кыска гына, ә бу хатынның кичерешләре роман язарлык булгандыр...
"Мин 11 яшемдә әтисез калдым. Миңа 17 яшь булганда әни кияүгә чыкты. Дөресрәге, ул кеше безнең өйгә яшәргә килде. 22 яшьлек абыем чит кешене кабул итмәде, әни белән талашып, өйдән үк чыгып китте. Ул хәзер дәү әнидә яши.
Минем дә чит абый белән бер өйдә яшисем килмәде, тик башка чарам юк. Аннан соң ул миңа бик яхшы мөнәсәбәттә. Яши-яши шуны да белдем: Мирсәет абый – әнинең беренче мәхәббәте һәм әтинең дусты икән! Әни башта Мирсәет абый белән йөргән дә, ул башка шәһәргә күченеп киткәч, әни артыннан әти йөри башлаган. Нәтиҗәдә, әти белән әни өйләнешкәннәр.
Ә бер көнне әнинең Мирсәет абый белән сөйләшкәнен ишеттем. “Кайчан улыңа әтисе мин икәнен әйтәсең?” – диде Мирсәет абый. “Кирәкми аңа андый хәбәр. Әйтмим. Ул 22 ел Дамирны үз әтисе дип белде, шулай булып калсын”, - диде әни.
Бу мизгелдә минем халәтне күз алдына да китерә алмыйсыз. Абый – әтинең улы түгел, ул Мирсәет абыйның улы... Үзе белсә, нәрсә булыр? Уйларга да куркам... Хәзер көне-төне шуны уйлап йөрим. Акылдан язам бугай. Нишләргә? Киңәш бирегез әле, зинһар".
Фото: stock.adobe.com