+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
19 гыйнвар 2024, 07:52

"Хатыным күршегә килен булып төште"

"Кибеттә ишетеп кайттым бу хәбәрне. Чыннан да шулай икән".

"Хатыным күршегә килен булып төште""Хатыным күршегә килен булып төште"
"Хатыным күршегә килен булып төште"

"Мин хәзер берүзем генә яшим. Әнине санамаганда инде бу. Ну бит әни – әни инде ул, хатын түгел. Ә хатын чыгып китте. Кемгә диген әле син? Күрше Рәшиткә! Миннән соң туры Рәшиткә кереп китмәде инде ул. Аерылып, ел ярымлап чамасы үзенең әнисендә яшәде дә, аннан кабат безнең авылга килен булып төште.
Мин аларның йөргәннәрен белмәдем дә. Кибеттәге халык: “Рәшит бу җомгага мулла сөйләшкән икән, хатын алып кайта икән”, – дип сөйләшкәч кенә белдем. Кеше каян белгәндер, күршенең минем хатынны алганын шунда кибеттә ишетеп чыктым. Башта ышанмадым әле, кит инде, ник Рәшит аны алсын, дидем. Әмма күңелгә шик кергән иде инде, чөнки авыл кешесе белми сөйләми бит ул. Шулай булып чыкты да. Билгеләнгән җомгада иртүк Рәшитнең абыйсы белән апасы кайтып төштеләр. Алар шулай бергәләшеп берәр зур аш-мазар булганда гына кайталар.
Шулай итеп, ел ярым вакыттан соң, минем элекке хатыным күршемә хатын булып килде. Шунда гына аңладым: алар элек тә йөргән булганнардыр. Тиктомалга гына юньле хатын беренче иренең күршесенә кияүгә чыкмый бит инде. Миннән киткән булып кыланып, кеше сөйләмәсен дип, ел ярым әнисендә яшәде. Шундук күршегә кереп китсә, даны чыгасын белә бит ул. Без аның белән дүрт ел яшәдек.
Балабыз да булмады. Безнең нәселдә баласызлар юк. Кем белә, бәлки хатын берәр дару-мазар эчеп узмагандыр балага, кем белгән аны хәзер, миңа сиздермәгән генәдер. Әмма хатын белән аерылышу бала юклыктан булмады безнең. Аның минем әни белән яшисе килмәде. Ә мин әнине ташлап кая китим, хатынның әнисендә яшәп булмый бит инде.
Ә Рәшит үзе генә яши иде. Хатын шуңа кызыккандыр инде. Аның иркенләп, үзенчә генә яшисе килә иде бит. Тәки теләгенә иреште, Рәшитне борып алган. Безнең Рәшит белән хатын турында сөйләшкән юк. Элегрәк, минем хатынны алганчы, урамда күрешсәк, утырып сөйләшеп тора идек, ә хәзер юк.
Әле күптән түгел малайлары туды. Үткәндә-сүткәндә кер бавында бала киемнәре эленеп торганын күреп калам. Рәшиткә бала тапты, миннән теләмәде. “Йөрәгеңне яндырып яшәмә, өйлән дә, син дә шулай ук яшәрсең”, – ди әни. Белмим, ышаныч калмады хәзер хатыннарга. Минем белән яшәп, аннан анысы да чыгып китеп, авылдаштан бала тапса, нишләрсең. Уйласам, ялгыз хатыннар бар ул. Йорт-җир әйбәт минем, мунча яңа. Бәлки, берәрсен алып та кайтырмын".

Менә шундый хат барлыкка килде социаль челтәрләрдә. Комментарийларның күбесендә хатынны гаепләгәннәр. Уйлап карасаң, гаеп икесендә дә бар бит. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас