+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
26 гыйнвар 2024, 06:15

Гомер сукмагыннан гел бергә

Имәнлекулда алтын туйларын билгеләүче парлар хөрмәтләнде.

Гомер сукмагыннан гел бергәГомер сукмагыннан гел бергә
Гомер сукмагыннан гел бергә

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Гаилә ныклыгын, татулыгын, бердәмлеген саклап, күп дистә еллар гомер сукмагыннан бергә атлап яшәгән парлар күңелдә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт уята.

Чакмагыш районының Имәнлекул авылында да озак еллар матур, дус һәм тату гомер кичерүче, үрнәк алырдай күркәм парлар яши. Күптән түгел күпләр сокланырлык шундый үрнәкле парлар –Фәһимә Фассахетдин кызы һәм Риф Разетдин улы Гыймалетдиновлар, Нурания Таһир кызы һәм Равил Әхмәт улы Исламовлар алтын туйларын билгеләп үтте. Шул уңайдан Имәнлекул авыл биләмәсе башлыгы Разалия Хафизова аларны гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләп, республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.
“Шушы бүләкне алып, түгәрәк өстәлләр янында балаларыгыз белән бергәләп, матур сервизлардан тәмле чәйләр эчеп, күркәм итеп, бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын. Сезнең кебек 50 еллык матур гаилә бәйрәмнәрен бергәләп үткәрергә күп гаиләләргә насыйп булсын, дибез. Бәхетле, тигез картлык, балаларыгызның наз-сөюенә төренеп, имин-сау яшәвегезне телим”, – дигән ихлас теләкләрен җиткерде биләмә башлыгы.
Музыкаль бүләк тә бәйрәм тантанасына ямь өстәде һәм күңел түрендә иң җылы хисләр калдырды. Үз чиратында, гаилә парлары да, аларга карата кадер-хөрмәт, ихлас теләкләргә сөенү хисләре кичереп, биләмә башлыгы Разалия Лиф кызына һәм авылдашларына олы рәхмәт белдерде. “Илебез тыныч-имин булсын, һәркайсыбыз да сау-сәламәт булыйк, сезгә дә шундый күркәм гаилә бәйрәмнәрегезне парлы булып каршыларга насыйп булсын”, – дигән изге теләкләрен юллады алар.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңгә-иң куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән олы хөрмәткә лаек Гыймалетдиновлар һәм Исламовларның алдагы көннәрдә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, бәхеттә-шатлыкта, сау-сәламәт булып, озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Аллаһы Тәгалә сезгә якыннарыгызның, туганнарыгызның шәфкатен күреп, куанычлы, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп, озын-озак бергә яшәргә насыйп итсен.

Илсөяр Гайсина.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас