+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 гыйнвар , 11:31

"Сөяркәмнең ире кайтты..."

"Ә ул һаман мине очрашуга чакыра".

"Сөяркәмнең ире кайтты..."
"Сөяркәмнең ире кайтты..."

"Минем беркайчан да өйләнеп, хатын-кыз белән яшәп караганым булмады. Яшьрәк чакта сайланып йөрдем, өлгерермен әле, дидем. Аннары бер калгач, калына икән ул. Гел яшь сыман йөрисең-йөрисең дә, бераз акылга килә башлагач карасаң, илле тула икән инде. Өйләнгәнем булмасам да, минем беркайчан да хатын-кызсыз торганым булмады. Очрашып йөргән кызлар күп булды.

Менә шулай бер хатын белән очрашып йөргән идем. Ире Мәскәү якларында шабашкада эшләп йөргән, ярты еллап кайтмый торып. Хатын түзмәгән, аерылышканнар. Әмма шулай булса да, аралашып бергә яшәгән сыман торганнар. Бер елны бу ир күп акча эшлим дип киткән дә шуннан кайтмаган. Балалары кечерәк иде әле. Аталары озак кайтмыйча торгач, инде онытып баралар иде.

Сатучы булып эшли бу хатын. Кибеткә еш йөри торгач, таныштым мин бу хатын белән. Ул хатын тормышка әйбәт иде, балалары да миңа ияләшеп бетте, мин дә аларны какмадым. Бергә яшәмәдек инде алай, мин килгәләп кенә йөрдем. Вак-төяк эшләрен дә эшләдем. Ул хатынга өйләнсәм дә начар булмас иде анысы. Әмма ул, кияүгә бүтән чыкмыйм, дип яшәде шул.

Менә күптән түгел көтмәгәндә шушы хатынкайның теге югалган ире кайткан икән. Аерылышкан булсалар да, барыбер шушы йортка кайткан ул ир. Бу бывшый хатыны да кире керткән шуны. Тегендә эше килеп чыкмагандыр инде, кайтмас иде. Баеганы да күренми моның. Ул йортлары искергән, карарга кирәк инде аларга, әмма иренең анда гаме юк, булса кирәк. Ярар, анысы минем эш түгел. Үзләре яшәгәч, үзләре беләләрдер.

Ләкин монда бер "эские" бар бит әле. Ире кайтса да, ул хатын миңа шалтыратудан туктамады. Минем аңа беркайчан да беренче булып шалтыратканым юк. Ирле хатыннар ник кирәк миңа? Ирен беләм дә әле мин аның, җитмәсә. Яшьти дип әйтерлек, 90нчы елларда бер оешмада эшләдек, бер-беребезне беләбез. Миңа тавыш-гауга кирәкми, мин тынычлык яклы. Шуңа кабат күрешергә беркайчан да ризалык биргәнем юк ул хатынга.

Менә әле бүген дә шалтыратып ята ул миңа: күрешәбезме, ди. Аның туганының буш фатиры бар, шунда чакыра. Мин нык аптырыйм бу хатыннарга, җитмәсә дә җитми икән! Әллә үзенчә үч алмакчымы? Ялгызы яшәми бит инде, ире кайтты, үзе йортка кертте, тагын ни кирәк? Юк дигәч, юк инде. Ире янында була торып, бала-чага сыман качып-посып, кеше фатирларында йөрмим инде".

Бу иргә нинди киңәш бирер идегез? Чыннан да, ирле хатыннарга ни җитми соң?

Фото: stock.adobe.com

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: