+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 февраль 2024, 13:15

"Гаилә елы"на старт бирелде

"Иң дөрес инвестиция - балаларга үсешергә ярдәм итү".

"Гаилә елы"на старт бирелде"Гаилә елы"на старт бирелде
"Гаилә елы"на старт бирелде

"Гаилә елы" илебездә Президент Владимир Путин башлангычы белән игълан ителде. Бүген Башкортстанда "Гаилә елы"н ачу тантанасына Уфага республиканың 19 гаиләсе килде, алар балаларны лаеклы тәрбияләгәннәре һәм гаилә институтын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.

Тантанада республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, республика Хөкүмәте вице-премьеры, финанс министры Лира Игътисамова, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

Республика гаиләләренә видеоэлемтә форматында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова мөрәҗәгать итте. Ул күп буынлы, күпбалалы гаиләнең һәрвакыт илебезнең төп кыйммәте булуын ассызыклады.

- "Гаилә елы" - икенче тапкыр үткәрелүче бердәнбер тематик ел, һәм моңа кадәрге барлык еллар гаилә, ана һәм балаларга ярдәм итү буенча зур карарлар белән бәйле иде. Алар тормышның барлык өлкәләрен дә колачлый, - дип ассызыклады Татьяна Голикова һәм "Гаилә елы"нда Русиянең гаилә һәм демографик сәясәтен 2030 ел ахырына кадәр билгеләячәк стратегик документ эшләнәчәген билгеләп үтте.

- Һәрбарчабыз өчен дә үрнәк булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең авыр хезмәтегез, балалар, якыннарыгыз өчен җаваплылыгыгыз зур хөрмәт уята. Башкортстанда гаиләне, аналарны һәм балаларны саклау һәм яклау мәсьәләләре иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Башкортстанның 300 меңнән артык гаиләсенә 20дән артык социаль ярдәм чаралары бирелә. Соңгы ун елда күпбалалы гаиләләр саны артуы аеруча сөендерә – республикада алар 59 меңнән артык. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында бу - беренче нәтиҗә, Русия буенча - 7нче урын, - диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

- Бүген бу искиткеч чарада республикабызның үрнәкле гаиләләре катнаша. Классик әйткәнчә, гаиләләр белән аралашканда аларның бер үк дәрәҗәдә бәхетле булуын аңлыйсың! Һәм бу бәхетнең нигезендә – үзара мәхәббәт, үзара ярдәм. Гаиләнең өлкән әгъзаларының балаларга мөнәсәбәте бик нык тәэсир итә. Һәр гаиләдә балалар спорт, иҗат белән шөгыльләнә, туганнарының алар өчен ничек шатлануын тоя. Чөнки балалар - инвестицияләр өчен иң дөрес объект. Аларга күбрәк вакыт, көч һәм ресурслар салырга кирәк. "Гаилә елы" безгә мөмкин кадәр күбрәк нәтиҗәләр бирсен, «гаилә», «гаилә», «гаилә» иң яраткан һәм теләгән сүзләр булсын, безгә яшәргә һәм булдырырга көч бирсен, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас