+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 февраль 2024, 13:18

Гаилә - төп таянычыбыз

Бәхетле гаилә - ил күрке.

Гаилә - төп таянычыбызГаилә - төп таянычыбыз
Гаилә - төп таянычыбыз

"Бүген республикада ил Президенты тарафыннан игълан ителгән "Гаилә елы" җылы шартларда ачылды.

Республикада күпбалалы ата-аналар саны артуы сөендерә. Бүген инде алар 59 мең гаилә исәпләнә, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Русия Президенты Владимир Путин указы белән алар өчен күпбалалы гаиләләрнең гарантияләре һәм бердәм статусы билгеләнде.

Төбәк дәрәҗәсендә без өстәмә ярдәм чаралары кертәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы геройларыбызның гаиләләренә аерым игътибар бирәбез.

Безнең төбәкнең мөһим үзенчәлеге - милләтара никахлар. Республикада һәр өченче никах катнаш. Бу, гомумән, илдәгедән ике тапкыр югарырак. Халыклар арасында, милләтара гаиләләр эчендә тынычлык һәм татулык – безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз.

Быел көчебезне гаиләне, гаилә мөнәсәбәтләре институтын үстерүгә юнәлтәбез. Иң мөһиме - республикада көчле һәм бәхетле ата-аналар һәм балалар күбрәк булсын!" - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас