Бүген Уфаның "Динамо" стадионында республикада бишенче тапкыр узучы «Яңа ел гаилә уеннарының 2024» фестиваленең йомгаклау этабы үтте.
Тәүдә гаиләләр мәктәпләрдә үткән ярышларда катнашып, җиңгән. Аннары инде үз районнарында көч сынашкан. Һәм менә бүген районнарда җиңеп килгән гаиләләр республика дәрәҗәсендә үзләрен сынап карады.
Әлеге чара республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән традицион рәвештә Яңа ел каникулларын актив һәм күңелле үтәрү, шулай ук халыкны даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылган иде. Аны ресублика Хөкүмәте белән берлектә "Бердәм Русия" сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе, республиканың Фән һәм мәгариф, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыклары оештырды.
Әлеге фестивальдә 5746 гаилә командасы катнашты. Бүген 1083 гомуми белем бирү оешмасы килгән.
- Мондый гаилә Яңа ел уеннары үткәрү инде традициягә керде. Бүген шуның финалы, ә без яңа ел кәефен дәвам итәбез. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән гаиләләр җыелган. Агымдагы ел Русия Президенты тарафыннан Гаилә елы буларак та игълан ителгәч, бу чара тагын да зуррак әһәмият алды. Ә аның төп максаты - гаиләләргә игътибар бирү, гаилә институтын ныгыту. Бүген кем генә җиңү яуласа да онытмагыз: гаилә - һәркемгә иң кыйммәтле урын. Гаиләгә булган мәхәббәт безне үстерә. Шуңа да республика Башлыгы да гаилә кыйммәтләрен һәрвакыт өстен куя,- диде республиканың фән һәм мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Фестивальдә катнашучыларны "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе секретаре, республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе диде Руслан Насретдинов һәм спорт һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Эльза Карамурзина да сәламләде.
- Бүген биредә 69 гаилә көч сынаша. Без Уфаның Ленин районының 24 мәктәбеннән катнашабыз. Эстафета 4 этаптан тора. Аларның һәркайсы берләшүгә, актив булуга нигезләнгән.
Мондый чараларда катнашырга кирәк. Беренчедән, бу гаиләне берләштерә. Баланың әти-әнисенә ышанычы арта. Киемнәребездә дә республика флагын хәтерләтергә тырыштык, чөнки балада патриотизм хисе дә көчле булырга тиеш. Икенчедән, сәламат тормыш алып бару үрнәген күрсәтәбез. Мондый чаралар баланың хәтередә аеруча истә кала. Шуңа күрә, оештыручыларга бары рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде чарада катнашучы Алина Юнысова.
Чыннан да, бәләкәй чактагы әти белән чаңгы шуган, әни белән шугалакка йөргәннәр әле дә якты хатирәләр булып күңелдә саклана. Чарада катнашучылар да бу фестивальнең балалар өчен аеруча әһәмияткә ия булуын ассызыклады.