+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
9 февраль 2024, 02:59

"Сәлам, кызым!"

Уфада 490 грамм авырлыктагы бала туган иде.

"Сәлам, кызым!""Сәлам, кызым!"
"Сәлам, кызым!"

Уфада узган елның декабрь башында Республика клиник перинаталь үзәге стационарына «авыр дәрәҗәдәге преэклампсия» диагнозы белән 26,1 атна йөкле булган хатын-кыз кабул ителә. Табиблар җитди карарга килә: ашыгыч операция.

Бала 490 грамм авырлыкта, буе 28 сантиметр булып туа. Аның органнары һәм системалары өлгермәгән һәм ярдәмгә мохтаҗ була. Бүлек хезмәткәрләре стрессны киметү өчен оптималь шартлар булдырырга тырыша.

Икенче тәүлектә инфекция булуы раслана, ләкин бу бала чын көрәшче булып чыга, һәм аның белән батырларча көрәшә, шуңа күрә табиблар старт терапиясен дәвам итә.

Берничә көннән соң әнисе беренче тапкыр үз баласы белән очраша. Ул "Сәлам, кызым! Безне сайлаганыгыз өчен рәхмәт“, — ди.

Дәвалау һәм барлык кирәкле терапия дәвам итә һәм үз җимешләрен бирә. Бала үзе сулый башлый. Ниһаять, 42 нче тәүлеккә аны икенче этапка күчерәләр. Хәзер әни кызы белән актив шөгыльләнә һәм үз баласын дәвалауда турыдан-туры катнаша.

Якты дөньга шулай ашыга-ашыга килгән сабый үскәч тә җитез булсын! Сәламәтлек телик аңа!

Фото: Республика клиник перинаталь үзәге матбугат хезмәтеннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас