+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
9 февраль , 14:01

Төн уртасында елап утыра...

Гөлназ Асаевага ярдәм итик.

Төн уртасында елап утыра...
Төн уртасында елап утыра...

Эчендәге тышында инде бу Гөлназның. Дөресрәге, социаль челтәрдә. Ачуын китерүчеләрнең тетмәсен тетеп ташлый, күңеленә якыннарны юкка да мактый башлый. Үзенә аяусыз, бигрәк тә гәүдә сылулыгына килгәндә.

«Елыйсыларым килә. Нигә симерергә генә торам икән? Ачтан үләм, ничек суыткычтагы солянканы ашамыйча түзәргә?» – дип язып куйган ул.

Ничек ярдәм итәргә соң?! Бәлки, ике-өч ел ябыккач төшкән фотоларга күз салыргадыр? Алар беркемгә дә ошамады бугай.

«Ябыккач, бик ямьсезләнгәнсез. Ачуланмагыз, дөресе шул. Син ябыкканчы матур идең. Ә хәзер -коточкыч»;
«Күзләрең тонган, бөтен матурлыгың югалган»;
«Күз төпләрең каралган, күзләрең акайган, борының юньләп суламый, иренең чабата кадәр. Ата-анаң тудырган матурлыгыңа кайт»;
«И, Гөлназ, каш ясыйм, дип, күзеңне чыгара язгансың, табигый матурлыкка житми бит!»;
«Табигый матурлыгыгызны югалткансыз, телеграмдагы ясалма кызларга охшагансыз»;
«Ябыгу килешми, элек матуррак идегез», дигән комментарийларны да искә төшерергә кирәктер, бәлки...

Кыскасы, бер генә уҗау солянканы сыптыртып куйсаң да була, Гөлназ, утырма болай елап!

Фото: Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: