+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
12 февраль 2024, 03:10

Барыбызның да бала сөясе килә...

Шул исәптән ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларның да. Күптән түгел аларның берничәсе бала тапкан...

Барыбызның да бала сөясе килә...Барыбызның да бала сөясе килә...
Барыбызның да бала сөясе килә...
Башкортстанда яшәүче өч ВИЧ-инфекцияле хатын-кыз сәламәт балалар тапкан.

Бу хатын-кызлар тумыштан шундый диагноз белән яши. Бу хакта социаль челтәрләрдә СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Рафаэль Яппаров хәбәр итте.

"Бу медицина өчен бик мөһим казаныш, һәм заманча дәвалау ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларга авыру йокмаган балалар табарга мөмкинлек бирә. Алар үз балаларын яклауның нәтиҗәле ысуллары барлыгын белеп, Ана булырга карар итә ала", — дип белдерде Рафаэль Яппаров.

Табиб билгеләп үткәнчә, мондый очраклар бу авыру белән очрашкан кешеләргә гаиләне планлаштыруда зур өмет бирә.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас