Яңа өйләнешүчеләр никах укырга мулланы чакырган.
Башкортстанда туган Зөһрә Агләм кызы ире белән бергә Луганск өлкәсенең Попасная шәһәренә китә һәм шунда гомер буе яши. Ул инде ирен һәм балаларын җирләргә өлгергән.
2022 елның җәендә аның өенә снаряд эләгә һәм аны тулысынча җимерә. Олы яшьтәге хатын-кыз исән кала, ике тәүлек урманда яшеренә, анда аны ач һәм хәлсезләнгән хәлдә сугышчылар таба. Олы яшьтәге хатын туган иленә кайтырга карар кыла. Берникадәр вакыт туганнары янында яшәгәннән соң, Иске Баеш интернат-йортына күченергә карар итә, анда үзенең язмышын очрата.
Калган гомерегез бәхетле булсын иде, Зөһрә апа!
Фотр: "Риа новости"