"Монда язганнарны укыдым, укыдым да, тагын бер укып куйдым, дигәндәй булды бу. Кеше тормышка чыга дип, миндә дә соң булса да чыктым. Бик уңышлы булмады. Белеме дә, торырга урыны да юк иде. Ә теле белән кулы бик озын иде. Кулыннан бернәрсә дә килми. Мин эшләдем, гел мактаулы булдым, шуны күрә алмады. Бик рәнҗетә иде. Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр инде, 9 ел яшәдем, бер балабыз булды. Ул 9 ел, миңа 99 ел кебек булды. Үземә үзем кул салыр чакларым булды. Тагын Аллаһы Тәгалә кушуы буенча булгандыр инде.
Үзен балыкка баргач, иптәшләре суга батырып үтерделәр. Тагын да Аллаһы Тәгаләм мине яклап "бу бала яфаланмасын инде " дигәндер дип уйлыйм.
Инде бик күп еллар үтте.
Фатир минеке иде, үземнең фатирымнан куып чыгарган чаклары булды. Чыгасың инде, үтергәнче кыйналасы килми бит.
Шуннан соң... ир дигән затларга әйләнеп карыйсым да килмәде.
Төрле кеше, төрлечә уйлар. "Минем Аллаһы Тәгаләм алдында намусым чиста, йөзем ак-ак" дияр идем. Бер кем алдында да акланасым килми. Хәзер хатыннар, ирләргә караганда күпкә уңганраклар, Молодцы, булдыралар. Хәзер бер кем дә ач түгел, халык әйтеме бар... "Ач тамагым, тыныч колагым". Теләсә кем белән яшәгәнче, ялгыз булу күпкә яхшы".
Бу хат та төрле уйларга салды. Хатын-кыз язмышы ире кулында, диләр. Заманалар үзгәреп, хатын-кызлар хәзер башка булса да, бу әйтем һаман актуаль. Кызларыбызга яхшы адәмнәр насип итсен, Аллаһ.