+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 февраль , 14:21

"Икенче ир - күлмәк ямаулыгы..."

"60 яшьтән узгач, мәхәббәт эзләмәгез инде!"

"Икенче ир - күлмәк ямаулыгы..."
"Икенче ир - күлмәк ямаулыгы..."

"Үзләренә тормыш юлдашы эзләүчеләр әллә күпме мөрәҗәгать итә. Андый кешеләргә бер җөмлә белән генә дә җавап биреп була. “Алтмышны узгач, ир эзләмәгез. Икенче ир (яки хатын) – күлмәк ямаулыгы” дигән әйтемне дә кулланып була. Шул ук вакытта алай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, чөнки язмыш бездән сорап килми бит.

Берәрсе үлеп китеп, менә дигән, бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән гаиләләр дә ялгыз кала. Сүз яшьләр турында бармый. Олыгаеп ялгыз калгач, арытаба ничек яшәргә, дигән сорау туа. Ялгызлык – шикәр түгел, ул бик ачы. Мин үзем - ялгызлык ачысын икенчегә кичергән кеше. Өйләнешкәч тә ирем тәүге мәхәббәтенә йөри башлады. Шул хәлдә дә 10 ел яшәдем, өч балабыз туды.

“Китәм”, дигәч, китсәң – үтерәм, диде. Мин аннан качып китәргә мәҗбүр булдым. Ул чакта миңа нибары 30 яшь иде. 42 яшемдә кабат кияүгә чыктым. Безне булачак иремнең туганнары димләде. Анысы белән 31 ел бик матур яшәдек.
Миңа хәзер 88 яшь. Ир эзләүче, хатын эзләүчеләргә шуны әйтәсем килә: гәзит яисә Интернет аша ир дә, хатын да эзләмәгез. Кирәк кеше сине үзе эзләп таба ул. Ә инде табылмый икән, димәк, язмышыңа риза булып, ялгыз гына, балаларыңа куанып яшәргә кирәк. Ялгызлыкны бераз җиңеләйтү өчен берничә төрле шөгыль табарга кирәк. Кеше үз кайгысын гына кочаклап яшәргә тиеш түгел.

Авылда яшәүче кешегә дә, шәһәрдә яшәүчегә дә ялгызлыктан котылырдай шөгыль табып була ул. Кеше арасына чыгарга, кино, клуб, төрле түгәрәкләр, экскурсия, ял йортлары, бакча эшләре, чигү, бәйләм, балта, тимер осталары – һи-и-и, кызыксынган кешегә ниләр генә юк, санап бетергесез!

Шөгылең булса, ир кайгысы китә ул. Минем иптәшләрем арасында шөгыль белән юанып яшәүчеләр байтак, шундыйлардан үрнәк аласы гына кала. Булмаган бәхеткә уфтанып утырганчы, уеңны уңай якка борсаң, гомернең узганын сизми дә калырсың.

Яшең 60ка җиткәч, ир уйлап утырырга түгел, күккә карап, бәхет сорау да килешми. Бәхеткә гомер буе җиң сызганып, тир түгеп каршы барырга кирәк. Шунда гына тормышыңның - яше, ашыңның тәме булыр. Исән булыйк, дөньялар имин булсын! Барына да шөкер итә белик", - дигән бер апа социаль челтәрләрдә.
Аның белән килешәсезме?..

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: