+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 февраль , 11:15

"Эчкечеләрнең балалары шәфкатьле була"

"Иркәләп кенә үстергән балалар башка төрле шул..."

"Эчкечеләрнең балалары шәфкатьле була"
"Эчкечеләрнең балалары шәфкатьле була"

"Беркөн күрше авылда яшәгән ахирәтем кунакка килде. Ире мәрхүм булуга 3 ел. Ике балалары бар. Бик матур яшәде алар, кызларына да теләгәнне ашатып, кидереп үстерделәр. Хәзер инде балалар үзаллы тормышта.

- Эх, Фәриткәем исән булса. Бигрәк рәхәт яшәгәнбез икән. Кызларның килеп түгел, шалтыратып хәл белгәннәре дә юк. Ул бакчаларны үстерергә, малларны карарга үземә авыр. Ит, яшелчә алырга гына кайтып китәләр. Бакча утыртырга да кайтучы юк. Берүзем җәфаланам. Үзем шалтыратсам - телфоннарын алмыйлар. Аптырап, оныкларга шалтыратып, хәлләрен беләм. Алары да теләр-теләмәс кенә сөйләшә. Әле бик карт та түгелмен. Бөтенләй олыгайсам нишләрмен инде, дип күз яшьләрен сөртте.

Миңа сөйләгәч, тынычлангандай булды үзе. Кичкә кадәр сөйләшеп утырдык.

Мин укытучы булып эшләдем. Төрле гаиләдә тәрбияләнгән укучылар бар иде. Берсендә 8 март бәйрәме алдыннан әниләр турында инша язарга куштым.

"Минем әнием - дөньядагы иң изге кеше. Ул бик матур, чибәр. Безне бик ярата. Әни һәркөн безне тәмле ризыклар белән сыйлый, безгә әкиятләр укый. Иртән әни аркамнан сөеп йокымнан уята, кич яның янында йокыга китәм. Мин әниемне бик яратам. Әниемне беркайчан да ташламаячакмын, ул миңа бик кирәк", - дип язган бер бала.

Укучымның әти-әнисе эчкече иде. Берсендә өйләренә керергә туры килде. Баланың әтисе белән әнисе исерек килеш, караватта йоклап ята. Өстәл өстендә буш шешәләр. Андагы пычраклык, хәерчелек. Өйдә түзәрлек түгел суык. Укучым мич ягарга маташып утыра иде. Янәшәсендә генә ялан аяк кулына каткан ипи сыныгы тоткан энесе басып тора. И кызгандым шул балаларны. Әти-әнисе минем килгәнне аңламады да.

Моннан соң да әлеге күренешләр белән очрашырга туры килде. Эчкечеләрнең балалары һәрвакыт әти-әнисен өзелеп ярата, аларга бер сүз тидерми. Ә менә шулай иркәләп кенә үстергәннәр соңыннан ялгыз кала. Аңламассың бу дөньяны..." - диде бер көн танышым.

Бу сүзләрдә, чыннан да, хакылык бар төсле бит...

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: