- Беренче улыбыз Илүскә – 13 яшь, Дилүсебез аңардан ике яшькә кече, Илдусыбыз 2016 елгы, 2023тә Мәрьям туды, аңа ахирәт булсын дип Ләйсәнебезне алып кайттык, – дип елмая Эльвира Рәдис кызы. – Аллаһка шөкер, балаларыбыз сау-сәламәт, берсе артыннан берсе матур итеп үсеп килә. Әти-әнигә шуңардан да зуррак бәхет булуы мөмкинме икән?
Эльвира һөнәре буенча юрист, булачак ире белән эш урынында танышкан. Ул чакта Филүс Мирзахмәт улы “Вострецово” авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш бухгалтер булып хезмәт салган, ә кыз Вострецово авыл биләмәсе Советында юрист вазыйфасын башкарган. Кара дулкын-дулкын чәчләре биленә кадәр төшеп торган сылу Эльвира Филүснең күңеленә бер күрүдән кереп оялый. Бик җитди, уңган да икәнлегенә төшенгәч, егет аның нәкъ менә үзе эзләгән яры икәнлеген аңлаган. Булдыклы, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы Филүс тә кызның йөрәген яулаган. Шулай итеп, Яңа Бикмәттә яшь, күркәм гаилә барлыкка килгән.
– Без өйләнешкәч тә, күп бала үстерү турында хыял иттек, – ди Филүс. – Ходайның рәхмәте, теләгебез кабул булды. Хәзер сабыйларыбызны исән-сау үстереп, зур тормыш юлына чыгару максаты белән яшибез.
“Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын”, ди бит халык, мин Эльвирамнан бик уңдым. Ул – үзендә татар хатын-кызларына хас булган иң күркәм сыйфатларны туплаган гүзәл зат. Аның тырышлыгы, уңганлыгы нәтиҗәсе күз алдында – йортыбыз чисталык, пөхтәлектән балкып тора. Аш-су пешерергә дә бик оста хатыным. Безнең табыннан бәлеш, тәбикмәк, өчпочмак кебек татар халык ашлары өзелми. Һәрберебезнең туган көннәренә, бизәп, телләреңне йотарлык тортлар да пешерә ул. Кул эшләренә дә маһир Эльвирам. Балаларыбызга җылы оекбашлар, свитерлар, кофталар һәм башкасын бәйләп кидерә. Энергетикасы бик яхшы кеше димен мин аны, чөнки йортыбызда һәм ихатабызда гөлләр дә күкрәп үсә.
2015 елда Фәтхетдиновлар зур, иркен йорт салып чыккан. Бу эштә авыл җирендә эшләүче яшь белгечләргә бирелә торган хөкүмәт ярдәме дә иш янына куш булып куйган. Хәзер инде биш бүлмәле, 132 квадрат метрлы йортның һәр почмагы бала-чагаларының күңелле авазларыннан яңгырап тора.
Бу күркәм гаилә пары Филүснең 84 яшьлек әтисен дә кадерләп тәрбияли. Аңа йортларында иң уңайлы бүлмәләрнең берсен биргәннәр.
– Моннан ике ел элек әни мәрхүм булды, – ди Эльвира. – Шуннан әтине үзебезгә күчердек, өлкән яшьтәге кешегә ялгызына бик авыр туры килә бит, аңа һәрдаим ярдәм кирәк. Балаларыбыз да картәтиләрен бик ярата, мәктәптә, балалар бакчасында булган яңалыклары белән уртаклаша.
Фәтхетдиновлар гаиләсен бөтен яклап та күпләргә үрнәк итеп куярлык. Аларның балалары олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәнеп, бәләкәйдән хезмәт тәрбиясе алып үсә. Филүс Мирзахмәт улы, “Вострецово” хуҗалыгы таркалгач, төзүче һөнәрен үзләштергән. Үзенең ихатасындагы барлык каралтылар да – аның хезмәт җимеше.
– Улларыбыз әтиләренә ярдәмләшергә ярата. Мунча салганда да, гараж төзегәндә дә алар кулларыннан килгәнчә булышты, – ди Эльвира. – Мин аларның бергә мәш килеп эшләүләрен сокланып күзәтеп торам. Куллары эш белеп үскән улларымның киләчәге матур булыр, дип юрыйм.
Фәтхетдиновлар буш вакытларында җәйләрен бергәләп җиләккә, гөмбәгә, миллек бәйләргә бара, табигать кочагында шифалы үләннәр белән чәй кайнатып, казан асып, аш пешерергә дә ярата.
– Балаларны мәхәббәт белән тәрбияләргә кирәктер, дип уйлыйбыз. Тиргәү, усал сүзләр бәләкәй кешенең генә түгел, өлкәннәрнең дә бәгырен өшетә, – ди алар. – Улларыбыз, мисал өчен, үскәндә, күпме уенчык ватты, бер дә ачуланмадык. Алар бит дөньяны шулай танып белә. Хәзер исә өлкән улыбыз Илүс ватылган уенчыкларны гына түгел, көнкүреш җиһазларын да төзәтә башлады. Двигательле катер эшләп, мәктәптә беренче урын алды. Кечеләре дә абыйлары үрнәгенә иярергә тырыша.
Әңгәмәдәшләремне борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Мисал өчен, авылда балалар өчен түгәрәкләр булмавы борчый аларны. Кызлар һәм улларыбызның, шәһәр балалары кебек үк, сәләтләрен үстерергә мөмкинлекләре булсын иде, ди алар.
Әлеге вакытта Яңа Бикмәттә социаль объектлардан балалар бакчасы, ФАП, почта, китапханә, клуб эшли. Мәктәп күптән ябылган. Балаларны Чалкак авылына махсус автобус укырга йөртә.
– Авыл тормышын яратабыз, – ди Филүс һәм Эльвира. – Аның саф һавасын, яшел чирәмле урамнарын шәһәргә алыштырасы килми. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйбыз, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Һәр ата-ана кебек, киләчәккә иң зур теләгебез шул – балаларыбыз тыныч, аяз күк астында бәхетле гомер кичерсен иде!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Автор фотосы.