+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 февраль , 15:42

"Гаиләләр иминлеге - барысыннан да кыйммәт"

Владимир Путин гаиләләргә кагылышлы яңа башлангычларга нигез салыначагын белдерде.

"Гаиләләр иминлеге - барысыннан да кыйммәт"
"Гаиләләр иминлеге - барысыннан да кыйммәт"

Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясаганда Русия Президенты Владимир Путин, «Россия» күргәзмәсендә "Гаилә елы"на старт бирелде, дип искәртте.

"Мәхәббәт, үзара ярдәм һәм ышаныч кыйммәтләре гаиләдә буыннан буынга тапшырыла. Мәдәният, традицияләр, тарих, әхлак нигезләре кебек үк", - диде Президент.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, гаиләнең төп бурычы - балалар тудыру һәм тәрбияләү, ә бу - кешелек нәселенең дәвамы, димәк, бөтен күпмилләтле халыкның дәвамы.

"Без күреп торабыз, аңлы рәвештә әхлак һәм гаилә институты нормаларын җимерелә, тулы бер халыклар югала, ә без тормышны сайлыйбыз. Русия кеше цивилизациясе төзелә торган традицион кыйммәтләрнең терәге булды һәм булып кала бирә. Безнең сайлауны дөньядагы күпчелек кешеләр, шул исәптән Көнбатыш илләренең миллионлаган гражданы уртаклаша", - диде ул.

Русиядә туучылар санына ярдәм итү өчен "Гаилә" гомумдәүләт проектына старт биреләчәк.
"Русия төбәкләре балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыра. Туучылар саны уртача дәрәҗәдән түбәнрәк булган төбәкләргә ярдәм итәргә тәкъдим итәм. 2030 елга кадәр мондый төбәкләргә кимендә 75 миллиард сум җибәрәбез", - диде Президент.

Русиядә ярлылык проблемасы кискен, ул "халыкның 9 проценттан артыгына кагыла", дип белдерде Владимир Путин.

"2030 елга күпбалалы гаиләләр арасында ярлылык дәрәҗәсен 12 процентка кадәр киметүгә ирешергә кирәк. Тулаем алганда, бурыч гади түгел. Барлык чараларның да, барлык инструментларның да нәтиҗәле булуы мөһим», - диде ул.

Президент демография мәсьәләләренә кагылды һәм, якындагы алты елда илдә туучылар санының тотрыклы үсешенә ирешергә кирәк, дип билгеләде.

"Күпбалалы гаилә бөтен дәүләт стратегиясенең ориентирына әверелергә тиеш. Якындагы алты елда без туучылар санының тотрыклы үсешенә ирешергә тиеш. Бу хакта Юлламаның һәр бүлегендә диярлек сүз барачак ", - дип билгеләде Владимир Путин.

Русиядә "Ана капиталы" программасының гамәлдә булуы ким дигәндә 2030 елга кадәр озайтылачак. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер илдә 2-3тән артык бала үсә торган ике миллионнан артык гаилә яши. Шул ук вакытта бу өлкәдә күрсәткечләр яхшы якка үсә, дип билгеләде Путин.

Владимир Путин торак шартларын яхшырту өлешендә гаиләләргә дәүләт ярдәменә аерым игътибар бирде.
"Узган елда Русия Федерациясендә 110 миллион квадрат метрдан артык торак төзелде, бу — 1987 елдагы иң югары совет күрсәткеченнән 1,5 тапкыр күбрәк.

Соңгы 6 елда миллионлаган Русия гаиләсе торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 900 меңнән артыгы - "Гаилә ипотекасы" ярдәмендә. Бу программа бездә 2018 елда башланды, без аны даими рәвештә арттырдык. Башта аны ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, аннары бер балалы гаиләләр куллана алды. "Гаилә ипотекасы" программасы агымдагы елның июленә кадәр гамәлдә. Аны 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм,", - диде ул.

"6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Алар өчен ташламалы кредит ставкасы элеккечә калачак - 6 процент. Һәм тагын. Хәзер өченче бала туганда дәүләт 450 мең сум күләмендә ипотека кредитының бер өлешен түли. Шулай ук бу норманың гамәлдә булуын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм.

Агымдагы елда моның өчен якынча 50 млрд. сум кирәк булачак, аннан соң арта барачак, моның өчен акча бар, - диде Президент.

Президент шулай ук туучылар саны иң түбән булган төбәкләрдә гаиләләргә ярдәм итү программаларына яңа «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында 75 миллиард сум юнәлтеләчәген белдерде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: