Ул үзе Пермь өлкәсе Седәш авылыннан татар егете.
Яшь гаиләнең кызы туган.
«Барыгызга да кояшлы Төркиядән сәлам. Минем кызым туды, хәзер мин Төркиядә», – дип язган ул.
Марат барысы турында да җентекләп соңрак сөйләячәк. Милләттәшебез элек тә Төркиядә берничә ай эшләп ала иде.
Марат кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыялланган. Бу хакта язганыбыз да булды. Нгамбо – Маратның икенче хатыны, аның беренче хатыны шулай ук Африка кызы иде.
Татар егете белән Африка кызының балаларын да тизрәк күрәсе килә инде хәзер.
Фото: Дәүләевның шәхси аккаунтыннан.