+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 март , 12:31

Ялгызларны кемнәр яратыр?..

"Психолог әнине аерылышырга үгетләде..."

Ялгызларны кемнәр яратыр?..
Ялгызларны кемнәр яратыр?..

"Әнием 12 ел элек әти белән аерылышкан иде, ул хәзер үзе генә, мин үземнең гаиләм белән башка шәһәрдә яшим. Әнине күргән саен аның елдан-ел картайганын аңлыйм. Ирем белән сүзгә килеп, әнигә шалтыратсам, һәрвакыт бер сүзне әйтә: "Минем язмышны кабатлама". Әнинең ялгыз булуына күңелем тыныч түгел.

Әтинең инде башка гаиләсе бар. Әни бик озак психологка йөрде һәм шул ук психолог аңа әти белән аерылышырга киңәш итте, чөнки әти, психолог фикеренчә, абьюзер. Имеш, әни әтидән аерылса, бәхетле булачак.

Әни биш ел элек бер ир-егет белән очрашып та йөрде, әмма никахка барып җитми, аерылыштылар.

Мин гаиләм белән башка шәһәрдә яшим. Әни зур йортта бер үзе яши, җитәкче вазыйфасында. Һәрвакыт шалтыратып, безнең кайтуыбызны көтә. Әмма мин аның янына еш кайтып йөри алмыйм, үз гаиләм бар бит. Әнигә ярдәм итәсе иде..."

Эх, дөньяда ничә кеше үз парын эзли икән ул, дигән уй килде бу хатны укыгач. Һәркем бәхетле булсын иде дә бит.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: